Бу хакта спортчы сүзләренә сылтама белән «РИА Новости» басмасы хәбәр итте.
Екатерина исемле кыз белән никах октябрьдә Уфа мәчетләренең берсендә узарга тиеш, ә рәсми туй киләсе язга планлаштырыла. Монсон сүзләренчә, аның хатыны Мәскәү янында туган һәм Воркутада яшәгән.
Исегезгә төшерәбез, Джефф Монсон Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның көрәштәше булып тора. Аның Русия гражданлыгы бар. 2020 елда ул Уфага яшәргә күченә. Моңа кадәр ул Мәскәү янындагы Красногорск шәһәр Советы депутаты булган, аның хакимиятен республикага кайтканчы Радий Хәбиров җитәкләгән иде.
2022 ел ахырында Джефф Монсонны Башкортстанның Спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты итеп сайладылар. Узган ел ул республика парламенты депутаты булды. Июньдә спортчы ислам динен кабул итте.
Фото: "НТВ"