Август аенда Сулагайлар көне билгеләнде. Бу уңайдан үземнең уй-фикерләр, укыган-белгәннәр белән уртаклашып китәсе килде.
Алар нормальмы, минме?
Мәктәпкә барганчы, кашыкны кайсы кул белән тотуыма яки ачкычны ничек тотып ишек ачуыма бер дә игътибар итмәдем. Дөрес, балалар бакчасында тәрбияче апаның берничә тапкыр каләмне “дөрес” кул белән тотуымны сораганы булды, әмма минем сул кул белән яхшырак эшләвемне аңлагандырмы, бик бәйләнүен хәтерләмим. Мәктәпкә барып, язарга өйрәнә башлагач, сулагайлык темасына ныклап төшендем, моның сәбәбе дә бар иде: сыйныфтагы барлык малайлар-кызлар мин язган кул белән түгел, уң куллары белән яза икән! Бу минем өчен ачыш булды! Әни, минем дәфтәрдәге бик ямьсез һәм аңлаешсыз язуымны күреп, бик еш көрсенә башлады. Аның кәефе кырылмасын өчен, башкалар кебек, уң кул белән язарга тырышып карадым, тик болай хәрефләр тагы да ямьсезрәк килеп чыкты. Үземнең сулагай икәнемне шулай аңладым.
Кайдан килә?
Кем ул сулагайлар? Ничек барлыкка киләләр? Нигә алар, күпчелек кебек, уң кул белән түгел, сулы белән эшләүне кулай күрә? Үзем сулагай булгач, бу тема миңа кызыклы тоелды һәм мин әлеге сорауларга җавап эзләдем.
Кайбер галимнәр теге яки бу гамәлләрне башкару өчен уң кулны түгел, сулын файдаланучыларны аңы ныграк үсешкән кешеләр, дип исәпли. Имеш, алар мәгълүматны җиңелрәк эшкәртә, тизрәк анализларга сәләтле, ешрак уңышка ирешә, зур җитәкчеләргә әверелә. Сулагай буларак, миңа моны уку, әлбәттә, күңелле, әмма бу чыннан да шулаймы соң? Моңа фәнни нигезләмә бармы?
Ә кайбер галимнәр суллар һәм уңнар нисбәте һәрвакыт бертөрле булган, дип саный. Имеш, Җир шарында “уң”нар никадәр булса, “сул”лар да шулкадәр.
Хәтта аюлар да!
Борынгы кешеләрнең яшәешен мәгарәләрдә калган сурәтләрдән күрәбез. Аларда эшләрне башкаручыларның күбрәк уң кулны файдаланганы күренә. Шулай ук табылган борынгы эш, сугыш кораллары да “уң”нар өчен ясалган, димәк, уң кул алдарак йөргән?
Шунысы кызык, “сул” һәм “уң” терминнары кешеләргә генә түгел, хайваннарга карата да кулланыла икән. Мәсәлән, сез барлык ак аюларның да сулагай икәнен белә идегезме? Мәчеләр күпчелек – уңагай, ә менә тычканнар арасында бик күп амбидекстрлар очрый икән. Нәрсә соң ул амбидекстр? Ул — уң кулы белән дә, сул кулы белән дә бердәй тигез эшләүче. Ә менә маймыллар белән үткәрелгән кайбер тикшеренүләр аларның азыкка ешрак сул кулы белән сузылуын, ә төрле манипуляцияләрне күбрәк уң куллары белән башкаруны раслый. Ягъни элекке, “иске” функцияләрне башкару өчен – баш миенең уң ярымшары, ә “яңа”ларын башкару өчен сул ярымшар идарә итә булып чыга.
Ике процентка керәм
Билгеләнүенчә, сулагайлар еш кына ата-аналарыннан берәрсе сулагай булган гаиләләрдә туа. Әти-әнисе уңагай булган гаиләләрдә “сулагай” туу ихтималлыгы – 2 процент. Әти-әнинең берсе сулагай булса, сулагай бала туу ихтималлыгы 17 процент. Әти дә, әни дә сулагай булган гаиләләрнең 46 процентында балалар да сулагай булып туа икән. Шәхсән мин беренче ике процентка карыйм, чөнки әтием дә, әнием дә – уңагай.
Дөньяда сулагай балалар якынча 9-11 процент исәпләнә. Безнең илдә аларның саны күбрәк
икән — 25 процент диярлек. Нигә шулай икән — тагын бер сорау!
Сул кул өстенлек итү феноменының сәбәбе бүгенге көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Бу хакта бик күп кызыклы фикерләр бар. Ләкин баш мие ярымшарларының функциональ асимметриясе теориясе иң фәнни нигезләнгәне булып тора. Димәк, баш мие үсеше процессында кешедә сул һәм уң ярымшарлар арасында “функцияләр бүленеше” бара.
Уң булырга өйрәтмәгез!
Кагыйдә буларак, уртача биш яшьтә кешенең сулагаймы-уңагаймы икәне ачыклана. Ә инде сулагай булып туганнарны уң булырга өйрәтергә кирәкми. Чөнки бу баш мие эшчәнлеге белән бәйле, сәбәбе баш мие эшендә яшеренгән, һәм ул кемдер (укытучы, тәрбияче) кушканга гына башкача эшли башламаячак!
Статистика күрсәтүенчә, якынча һәр егерменче кеше сулагай икән. Шулай ук сулагайларның кызлар арасында егетләргә караганда ике тапкыр азрак булуы ачыкланган.
Шунысы да бар: сулагай кешеләр еш кына композиторлар, рәссамнар, спортчылар, җитәкчеләр арасында өстенлек итә; уңагайлар – лингвистлар, инженерлар, математиклар арасында. Бу — галимнәр фикере.
Мәшһүрләр
Кайчак сулагайларны “дөрес түгел” кешеләр дип атыйлар, бу аяныч. Сагаю һәм тискәре мөнәсәбәтне алып ташласагыз, аларның “дөрес түгел” булмауларын, ә бары тик уңагай түгел — сул кул өстенлек иткән нормаль кешеләр булуын аңларсыз.
Күренекле итальян галиме, уйлап табучы һәм рәссам, архитектор, анатомист һәм инженер, Италиядәге Яңарыш чорының күренекле шәхесе Леонардо да Винчины кем нормаль түгел дип әйтер? Ул бары тик сулагай булган! Хәер, дөреслек өчен, аның амбидекстр булуын да билгеләп үтәргә кирәк: Леонардо да Винчи ике кулы белән дә бертигез яхшы итеп сурәт төшергән. Чын мәгънәсендә — гений!
Инглиз һәм Америка киноактеры һәм кинорежиссеры Чарли Чаплин да – сулагай. Ул дөньяда кино тарихында иң яхшы комикларның берсе булып танылган, өч тапкыр “Оскар” премиясе белән бүләкләнгән, скрипкада да сул кул белән уйнаган кешене “дөрес түгел” дип кем әйтер?!
Юлий Цезарь, бер үк вакытта өч эш белән шөгыльләнә алуыннан тыш, Борынгы Римның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, гаскәр башлыгы, язучы да булган. Ул да сулагай.
Шулай ук Аристотель, Тиберий, Цезарь, Микеланджело, Леонардо да Винчи, Александр Македонский, Жанна д,Арк, Бөек Карл, Наполеон, Ньютон, И. П. Павлов, Н. С. Лесков, Д-К. Максвелл, Ч. Чаплин, Л. Кэррол, П. Пикассо да — сулагайлар. Бүгенге күренекле сулагайлардан Рональд Рейган, Пол Маккартни, Брюс Уиллис, Дэвид Духовныйны атыйк. Монда комментарийлар артык, минемчә. Алар арасында архитекторлар, рәссамнар һәм музыкантлар күп. Сулагай боксчылар, фехтовальщиклар һәм теннисчылар да бар. Эмоциональ өлкәгә килгәндә, аларның бик хисле булуы билгеләнеп үтелә.
Теорияләр күп тә ул...
Шулай ук галимнәр арасында да борынгы заманда кешелек дөньясында сул кул өстенлек иткән дип санаучылар бар. Имеш, алар сугышлар вакытында кырылып беткән, чөнки калканны уң кулында тотып, күкрәкләренең сул ягын, йөрәк урынын, саклый алмаганнар. Кызык фикер. Әмма моңа фәнни нигез юк. Бүгенге көндә сулагайлар саны кимүнең ихтимал булган сәбәбе итеп галимнәр сул ярымшарларның акрынлап активлашуын билгели.
Кеше шундый итеп төзелгән ки, баш миенең сул ярымшары — тәннең уң ягы, ә уң ярымшары сул ягы белән идарә итә. Ярымшарлар тышкы яктан охшаш, әмма бергә эшләсәләр дә, төрлечә уйлыйлар һәм яшиләр. Бу ярымшарара асимметрия дип атала. Сулагайларның килеп чыгышын аңлатып бирә алмаган галимнәр берсеннән-берсе ышанмаслык гипотезалар чыгара, ләкин дәлилләр таба алмыйлар. Беренче теория Дарвин тәгълиматлары белән бәйле. Безнең ата-бабаларыбыз – гоминидлар – уң кулы белән ботакларга ябышканнар, ә сул кулы белән азыкны авызларына китергәннәр. Вакыт узган, климат үзгәргән, кешеләр ауда төгәлрәк хәрәкәт итәр, сөңге ыргытыр өчен уң кулын куллана башлаган. Моның белән ир-атлар ешрак шөгыльләнгәнгә күрә, алар арасында сулагайлар азрак. Икенче теория: хатын-кызлар, йөрәк тибешен ишетеп тынычлансын өчен баланы сул куллары белән йөрәгенә кысып, уң куллары белән башка эш башкарган.
Бәхетлеләр!
Безнең илдә сулагайларны элек бик яратмаганнар, башка төрле булуын аңлата алмагач, аларга сагаеп караганнар. Ә менә Борынгы Грециядә, киресенчә, сулагайларны бәхетле дип санаганнар. Тагын бер, фәнни нигезләнмәгән, әмма галимнәр алга сөргән кызыклы деталь: төньякта сулагайлар көньякка караганда күбрәк дип исәпләнелә.
Безгә кушылыгыз!
Кыскасы, кешенең алдан йөрүче кулын нәрсә билгели, нигә мин сулагай дигән сорауга беркайда да анык кына җавап тапмадым. Әмма шунысы көн кебек ачык: безнең бүгенге җәмгыятьне уңагайлар төзегән, чөнки бөтен нәрсә дә уң куллылар өчен җайлаштырылган: эш коралларыннан алып, ишек тоткасы, фотоаппаратларны кабызу төймәсенә кадәр. Безнең хәлне аңлар өчен сул кулыгыз белән уңнар өчен эшләнгән кайчы белән кәгазь кисеп, яки форточка, ишекне ачып карагыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Япониядә, Америкада һәм кайбер Европа илләрендә сулагайлар өчен махсус кибетләр бар. Алар бездә дә барлыкка килә башлады һәм анда күбрәк товарлар булыр, дип ышанасы килә.
Август аенда Сулагайлар көне билгеләнде. Әйдәгез, безгә кушылып, бер эксперимент ясагыз: бер көн барлык эшләрне дә сул кулыгыз белән башкарыгыз, бу сезгә безне ныграк аңларга ярдәм итәчәк!
Вәгыйзь Гыйлемханов.
Нефтекама шәһәре.