“Валяның элегрәк тә миңа сер итеп кенә язмышыннан зарланганы бар иде. Миннән сүз чыкмавына инангач, корпоративларның берсендә ул бераз исереп алды да янә ачылып китте.
“Мин – бозык хатын, минем шушы гамәлемнән соң ничә язмыш бозылды”, – диде дә ул елап та җибәрде. Бераз тынычлангач, дәвам итте.
– Дүрт ел элек икенче эштә булган чагымда хезмәттәшем бик сөйкемле, ачык күңелле Мәйсәрә исемле хатынкай иде, – дип башлады ул монологын. – Бик тиз дуслашып киттек, башка хатыннар да аны үз итте, телефоннан язышып, ял көннәрендә кафеда очрашып тордык. Бер көнне без дүртәүләп паркта ял иткәндә яныбызга Мәйсәрәнең ире Зариф килде. Без, хатыннар, аны күрү белән аһ иттек: кипарис кебек төз, озын буйлы, чибәр, шаян, шук сүзле, тозлы-борычлы анекдотларын сиптерә генә, үзе карашлары белән безне ашап кына бетерми! Ә Мәйсәрә аның безгә төбәлгән майлы күзләрен күрми дә, без исә декольтеларыбызны тагын да ачыбрак куябыз...
Кыскасы, тиз арада өчебез дә – Лена да, Динара да, мин дә – Зарифның фатирында булып кайттык. Ул өчебез белән дә бер үк вакытта чиратлашып очрашкан икән, хатыны әнисе янына китү белән берәребезгә шалтырата. Мәйсәрә артында без шулай ярты ел юньсезлек юлында йөрдек. Арытаба исә ниндидер аномалия, сәер һәм серле хәлләр башланды, Лена аның беренче корбаны булды.
Гадәттәгечә, Зарифларга баргач, капкалап-йоткалап алганнар, аннары романтикадан эшкә күчәргә ниятләп, утны сүндергәннәр. Лена душка кереп киткән, ләкин бераздан коты очып, кычкыра-кычкыра шәрә килеш аннан атылып та чыккан, фатирдан чыгып та чапкан. Баскычта чүп түгәргә чыгып баручы күрше ире үз яныннан кычкыручы шәрә күкрәкләр йөгереп үтүеннән телсез калган. Зариф аны урамга чыгар алдыннан гына куып тоткан, тегесе исә елавыннан туктый алмыйча, киемен алып чыгуын үтенгән, фатирга аяк басмаячакмын, дигән. Алып чыккан инде, кая барсын, ләкин шул ук вакытта ул Ленаның иңсәсе тешләнгән булуын күреп өлгергән...
Монысы белән эш пешмәгәч, икенче атнада, графикка ярашлы, Зариф Динараны чакырырга булган. Әмма монысы, сак булырга күнеккәнлектән, очрашуны кунакханәдә билгеләгән. Алар анда бик җылы аралашкан, шәраб йоткан. Кыскасы, сөешер мәлләр якынлашкач, Динара да душка кереп киткән. Аннан чыгуына номерда негрның култык астындагы кебек дөм караңгы икән. Ә диваннан Зарифның тавышы ишетелгән: “Кил яныма, сөеклем!..” Динара кыланып кына атлап килгән, кочаклап алган һәм... коты алынуыннан өнсез калган, чөнки бу Зариф булмаган, әлеге ирнең тәне горилланыкы кебек йон белән капланган була.
Кинәт кенә ул Динараның бугазыннан эләктереп алган да тимер тавышы белән “Чыгып тай моннан!” дигән. Бахыр хатын шәрә тәненә капланган халат белән генә номердан атылып чыкканда Зариф белән бәрелешә язган, шул кыяфәттә урамга чыгып йөгергән. Баксаң, ул юынган арада иркәй тәмәке алырга чыккан булган икән...
Эштә Ленка да, Динара да бик үзгәрделәр, авызларына су капкан кебек кенә басылып, шым гына йөриләр. Ул вакытта мин берни дә белмәгәч, бик аптыраган идем.
Беркөн Зариф миңа да шалтыратты, бик боек кына тавыш белән сагынуын, Мәйсәрәнең әнисе янында булуын әйтте, кунакка чакырды. Иремә, ахирәтем янына барып кайтам, дип, очрашуга йөгердем. Зариф исә бик сәерләнгән, ничектер, үзгәргән, фатир буйлап минем арттан калмыйча йөри, ваннага да озатып куйды...
Кыскасы, диванда ләззәткә бирелеп кенә ятканда ишекне дөбердәтә башладылар, һич туктамыйлар. Зариф, сикереп торып, “Хәзер мин синең маңгаеңа бирәм!” дип, ишеккә юнәлде. Нәрсәдер дөбер-шатыр килде, аңлавымча, Зарифның үзенең маңгаена бирделәр бугай. Бер-ике секунд үтүгә бүлмәгә... ирем килеп керде! Арытаба ни булганын искә төшерү дә куркыныч. Ирем (хәзер инде элекке ирем) боксчы иде шул, миңа да өлеш чыгаргач, дөньяны томан каплады. Зарифка тагын да ныграк эләкте, ирем аны башы белән унитазга тыгып куйды. Аннары мине эләктереп алып чыгып, машинасына төрткәләп кертте дә тукмап бетерергә өебезгә алып кайтып китте...
Бу хәлләр турында коллективта билгеле булгач, офиста без үзара аралашмый башладык, бер-бер артлы эштән китәргә гариза яздык. Аннары, миннән соң, Ленкалар да аерылышты, Динара кияүдә түгел иде, иң җиңел котылганы ул булды.
Элекке ирем сөйләгәнчә, аңа билгесез номердан кемдер шалтыраткан, хатының шәрә ир кочагында фәлән адрес буенча ята, дигән. Шунысы аеруча сәер: соңыннан кесә телефонында кемнең кайчан шалтыратуы турында бернинди язу да сакланмаган, юкка чыккан...
Безнең белән булган бу очракларга нинди серле җан иясе килеп кысылгандыр, әле дә аптырыйм. Ничек кенә булмасын, әлеге мистик зат безгә бик шәп сабак бирде: “Сөекле кешеләрегезгә хыянәт итмәгез!”
Монологын шулай тәмамлагач, Валя тынычланып калды, ә мин сөекле хатыным, балаларым янына кайтып киттем...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).