+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 сентябрь 2024, 04:00

Балалар өйдә үзләре генә булган

Верандада дөрләгән утны беренче булып күршедә яшәүче ир күргән.

Балалар өйдә үзләре генә булганБалалар өйдә үзләре генә булган
Балалар өйдә үзләре генә булган

Янгын Мишкә районының Олы Сухояз авылында күпбалалы гаилә йортында чыккан. МЧСның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, верандадагы утны беренче булып күршедә яшәүче Евгений исемле ир күргән. Ул, чиләкләрен алып, өйгә таба йөгергән, ләкин ишектән керү мөмкин булмаган инде.

Вакытны әрәм итмичә ул тәрәзәгә шакый һәм барысы да уянсын өчен "пожар!" дип кычкыра. Евгений пыяла һәм төтен аша балаларның шәүләләрен күрә. Тәрәзәне авырлык белән генә ачалар һәм апалары аның аша ике кечкенә кызны бирә. Берничә минуттан инде барысы да тышта була.

Евгений Янышевның кыюлыгы аркасында 15, 9 һәм 5 яшьлек өч кызның гомере саклап калынган.

Янгынны МЧС хезмәткәрләре сүндергән. Әле тикшерү бара.

Билгеле булганча, йортта автоном төтенле янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган, ул эшләгән, ләкин Евгений янгынны иртәрәк күргән. Янгын чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган.

Фото: "МЧС по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас