+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 сентябрь 2024, 05:30

Җинаятьчене... өч малай тоткан

Малайлар урлауда шикләнелүче артыннан күзәтү оештырган, аны өенә кадәр озата барган, ә аннары аның кайда булуын тәртип сакчыларына хәбәр иткәннәр.

Җинаятьчене... өч малай тотканҖинаятьчене... өч малай тоткан
Җинаятьчене... өч малай тоткан

Нефтекама шәһәрендә полиция җитәкчесе җинаятьне ачуда ярдәм иткән өч укучыны Эчке эшләр министрлыгы грамоталары белән бүләкләде. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 33 яшьлек кешене тоткарлаган, ә малайларны бүләкләргә карар кылынган. Уяулык һәм батырлык өчен.

Оператив-эзләү эшенең күнекмәләрен 10 яшьлек Радмир Арсланов, 9 яшьлек Камил Шәрипов һәм 11 яшьлек Ранэль Әмирханов күрсәткән. Өч бала, Нефтекама урамнарында фаразланган каракны күзәтеп, полиция кулына тапшырган.

Берничә көн элек өч дусның берсе спорт мәйданчыгында үзенең рюкзагын калдырган, ә аның турында искә төшергәч һәм кире әйләнеп килгәч, аннан җилләр исүен күргән. Эчендә йорт ачкычлары һәм кесә телефоны булган. Рюкзакны кемдер урлаганы аңлашылгач, ата-аналар полициягә гариза язган.

Берникадәр вакыттан соң малайлар велосипедта йөрергә чыгып китә һәм җилкәсендә таныш рюкзак булган шикле ир-атны күрә. Алар аның артыннан өенә кадәр күзәтеп барган, ярты шәһәрне узган һәм әти-әниләренә угрыны тапканнарын әйткән. Алары полиция чакырткан.

33 яшьлек берничә тапкыр хөкем ителгән ир-ат чыннан да спорт мәйданчыгыннан рюкзакны урлаган булып чыга. Тентү нәтиҗәсендә аның торагында фатир ачкычлары табылган. Дөрес, кесә телефоны табылмаган: тоткарланучы аны югалтуын әйткән.

Җинаять эше кузгатылган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас