+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 сентябрь 2024, 07:35

Соңлаган үкенеч

Бүген дә юньләп йоклый алмады ул. Төнге өч-дүртләргә кадәр керфек тә какмады. Вәт бит әй, гомер бакый “йокы чүлмәге” дип ирештерәләр иде үзен, күрәсең, картлыгы җиңә килә. Башын мендәргә терәве була, әллә кайчангы хатирәләр калкып чыга, үкенечле-сагышлы уйлары өертеп ала. Ә бит элек әллә ни исе китми иде, көннәре ваемсыз гына уза иде. Кайчанрак башланды соң бу үткәннәрне актару галәмәте?! Әйе, апасы вафатыннан соң бимазаларга кереште шушы йокысызлык. Кем уйлаган...

Соңлаган үкенечСоңлаган үкенеч
Соңлаган үкенеч

Ишле гаиләдә төпчек булып дөньяга килде Вәкилә. Әтиләре сугышта һәлак булды. Бичара әниләре кызларын аякка бастыруга бөтен көчен бирде, үзен аямады. Соңгы ризыгын сабыйларына каптырырга ашыга иде. Җил-яңгыр тидермәде, исән-имин үстерде. Олы кызына зур өметләр баглады ана, барлык эшендә терәк-ярдәмче булды Мәликәсе. Ышанычын аклады балакае, зур тырышлык салып, һөнәрле булуга ук, сеңелләрен үз канаты астына алды. Бөтен тапканын тулысынча диярлек аларга баглады. Рәхмәтле иде, билгеле, сеңелләре апаларына. Әллә ни кыенлык күрми буй җиткерделәр, яшьли үз ярларын табып, гаилә кордылар. Төпчекләре Вәкилә генә үтә үзсүзле, иркә булды. Матур киенергә, тәмле ашарга яратты. Укуга да әллә ни көч сарыф итмәде, колхоз эшенә дә атлыгып бармады. Берәр аулаграк җирдә посып калыр иде дә, туйганчы йокы симертер иде. Ялкау кыз өчен өйдәгеләргә аз кызарырга туры килмәде. Әмма орышырга базмыйлар, каты бәрелергә куркалар. Бер сүз әйттеңме, шунда ук күзләренә яшь тула, борынын мышкылдата башлый. Кызгандыра белә үзен хәйлә капчыгы “бәләкәч”.
Кияүгә дә унсигезе тулар-тулмас “ычкынды” Вәкилә. Кунакка кайткан бер егеткә иярде дә китте. Никах укытырга көчкә өлгерделәр. Күрше районга бер авылга килен булып төште. Каенана башта ук ошатмады чит кызны, улының киңәш сорамый “чәчби” алып кайтуына ачуы кабарды. Өстәвенә, юньләп эш рәте дә белми икән. Кай ягы белән караткандыр... Начармы-яхшымы, торып киттеләр шулай да. Вәкилә эшкә урнашып азап­ланмады, хәер, тиздән уллары да дөньяга аваз салды. Гали дип исем куштылар сабыйга. Күпме тели шулай йокларга күнеккән төпчеккә шактый кыенга туры килде, әлбәттә. Монда синең балавыз сыкканыңа исләре китеп бармый. “Тапкансың, кара”, дип кенә җаваплый каенанасы. Ире дә ярдәмләшергә атлыгып тормый, өстәвенә, читтән торып техникумга укырга керде, “кешечә яшәргә кирәк, дипломсыз булмый”, ди. Барыбер дә җаен тапты яшь хатын. Гадәтенчә Мәликә апасына оран салды. “Коткар!” Үз куышын корып өлгермәгән Мәликә хәйлә тозагына тиз капты. Жәл бит төпчек. Акчасын да бирде, кием-салымын да. Ашарга да ташыды. Бераз үсә төшкәч, Гали күп вакытын “авыл апаларында” уздыра торган булды. “Күктән иңгән” рәхәтлеккә гаилә башлыгы да тиз күнекте, шулай тиеш дип кабул итә иде.
Еллар алга тәгәрәде. Инде ике бала анасы булган Вәкилә шәһәргә “таю” хакында ешрак уйлана башлады. Анда, ичмасам, бөтенесе әзер, су ташып, мал асрап интегәсе юк. Диплом алып өлгергән ире дә хуп­лады, хыялында үзен “нәчәлникләр” янәшәсендә күрә иде.
Шәһәрдәге Сәкинә апаларына гозерләрен җиткерделәр. Ул инде сеңлесен күптән кызгана иде, тиз арада күнде. Җизни тиешлесе дә каршы килмәде, баҗасын үзе эшләгән конторага урнаштыру җаен тапты. Шул рәвешле яшәп киттеләр шәһәрдә.
Вәкилә эш эзләп маташмады, “балалар карыйм болай да”, диде. Балалар исә күбрәк “авыл апаларында” булды. Мәликә, ниһаять, тормышланган, хатыны вафатыннан соң ялгыз гомер кичергән авылдашына кияүгә чыккан иде. Үзләрендә еш кунак булган малайларга караңгы чырай күрсәтмәде ире, рәхмәт төшкере. Киресенчә, “бичара” Вә­киләне үзенчә кызгана иде ул. Шәһәргә юл төшкән саен итен-маен, сөтен-каймагын ташып кына торды.
Озакламый Вәкиләнең иренә фатир бирделәр. Югарырак үрмәләгән җан кисәге масайды, “нәчәлникләрчә” корсак үстерде. Сүз дә юк, ярый белә иде өстәгеләргә! Тик шунысы, “читкә” йөргәләргә кереште. Чибәр хатыннар җитәрлек, ничек түзмәк кирәк. Гаиләсен карый, ким-хур итми, тапканын кайтара, так что барысы да тәртиптә! Төпчек инде апаларына зарын түкте, тегеләре кияү кешегә ләгънәт укыды, “Балакайны санга сукмый бит!” – дип кайгырды. Балакай дигәннәре шул гомерлек төпчек инде, нишләтәсең.
Заманалар гына үзгәрешсез калмады. Мәликә янә ялгыз калды, соңлап тапкан хәләлен җирләде. Үзе дә каты авыруга сабышты. Элекке кыенлыклар, тормыш арбасын көчә­неп тартулар эзсез узмады, билгеле. Шәһәрдәге хастаханәгә салдылар. Хәзер инде бөтен өмете Вәкиләдә иде аның. Фатирлары ерак түгел, җә­яү­ләп тә килерлек. Ташламаслар әле, күрсәткән яхшылыкларны онытмаслар шәт. Кадерләп үстергән төпчек ләбаса.
Төпчек берничә тапкыр килде килүен. Озакка түгел. Авыз-борынын яулыгы белән каплап, чирканып кына утырды. Сушки-мазар салынган букчасын апасына тоттыра да, тизрәк китәр якка кузгала. “Бераз утыр инде, сеңелкәем”, — диюгә баш кына чайкый. “Ашыгам, эштән кайтуларына ашарга әзерләргә кирәк”. Мәликә моңсу гына көлемсери. Ни хәл итәсең, рәте китте шул, кирәге калмады төпчеккә. Тик күңел дигәнең ышанмый шул, һаман өметләнә. “Юасы керләрем бар иде, машинкаңда әйләндермәссең микән”, — дип тә карады Вәкиләнең бер килүендә. “Юк, апа, ирем яратмый кеше әйберен өйгә керткәнне, шикләнә”, — дип җаваплады тегесе. Алай икән. “Табиблар рөхсәт итте, ванна керергә барсам сезгә”, — дип тә үтенде апа кеше. “Булмый”.
Изгелек гелән әйләнеп кайтмый икән шул хуҗасына. Җитеш тормыш сәбәпме, башкасымы. “Ире кушмагач, нишләсен инде балакаем, уза алмый, артык юаш булды шул”, — дип уфтанды, яраткан төпчеген шулай акларга тырышты Мәликә. Шәһәрдәге икенче сеңлесе килде, әлбәттә, апасы янына. Гәрчә ераграк торса да, үзе дә бик сәламәт булмаса да. Керләрен дә юды, тәм-томын да китерде. Сеңлесенең кызлары да Мәликәне ташламады. Бигрәк тә Вәкиләгә аптырады алар. “Сез якынрак бит. Тиз генә керләр юып илтик әле хастаханәгә”, — дип сораганнар иде берзаман. “Юк. – дип кырт кисте Вәкилә. – Мин ир белән яшим, туганнар белән түгел. Ул кушмый, бетте-китте”. Әллә нинди бай, “аристократ” токымыннан чыкканнар дияр­сең, валлаһи. Шул “начар” туганнар аркасында, Мәликә апа тырышлыгы белән кеше булдылар түгелме?!
Гомер бакый “төпчегем, балакаем” дип өзгәләнгән апасы вафатыннан соң да әллә ни хәсрәтләнмәгән иде Вәкилә. Ә нигә, тормышы көйләнгән, һәммәсе җитеш. Үзенекеләр барысы да исән-сау. Язмышы шулай булгандыр, аңа Вәкилә гаепле түгел лә. Үз гаиләсе, балакайлары өчен җан ата төпчек, калганнарда эше юк.
Әйе, моңарчы гел шулай булды. Нигә соң әле килеп борчыла, йокысызлыктан җәфалана Вәкилә. Туганнары гаепләми лә аны, чит итми. Шактый вакыт узды бит инде. Нилектән тынгы тапмый, үзе дә аптырый. Күзен йомуга, Мәликә апасы пәйда була. Юк, шелтәләми, моңсу елмая гына. “Хәлләрең ничек, төпчек?” – дигәндәй. Их, кайтарып булса икән үткәннәрне! Искә төшә, йә тегесе, йә монысы... Менә Мәликә өр-яңа күлмәген сеңлесенә тоттыра, куанып ки, мин үземә тагын алырмын әле, сиңа кирәгрәк, янәсе. Менә азык тутырган галәмәт олы сумкаларын ишек төбенә куя, кабарып беткән учларын ышкый. “Юл өзелгәнче китердем әле, автобус йөргәндә, рәхәтләнеп ашагыз”, — ди. Менә капка төбендә кунакларны каршылый, йөзе кояштай балкый, өрмәгән җиргә утыртмый. Авырып киткән чагы булса да, сиздерми, борчымый. Йә Ходай, изгеләрдән изге җан булган лабаса апасы! Ә Вәкилә? Бер яулык та алып бирмәде бит ул Мәликәгә! Үпкәләп ята гына күрмәсен, Аллаһ сакласын! Иртәгә үк хәер бирергә кирәк, булмый болай. Җан ачысы хәтәр икән, соңлап килгәне – бигрәк тә. Вәкилә дә яшәрми ич, гомер йомгагы алга тәгәри, артка түгел. Исән-сау, аек акыллы чакта тәүбәгә килүең, гафу үтенүең хәерле. Соңламаска иде ничек тә...

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас