+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 сентябрь 2024, 08:10

Дүрт бала агуланып үлгән

Кичке ашка пилмән һәм тавык ите ашаганнан соң бер гаилә агуланган, дүрт бала үлгән, әти-әниләре авыр хәлдә.

Дүрт бала агуланып үлгәнДүрт бала агуланып үлгән
Дүрт бала агуланып үлгән
Бүген соңгылары аңына килгән. Билгеләп үтелгәнчә, тиздән алардан тикшерү органнары хезмәткәрләре тарафыннан сорау алыначак.

Тикшерү комитетында, Красноярск краенда кичке ашка пилмән һәм тавык ите ашаган гаиләнең агулану сәбәбе билгесез агулы матдә булган, диләр. Үлемнең төгәл сәбәбен билгеләү өчен өстәмә тикшеренүләр үткәреләчәк.

Красноярск краеның Красная Сопка авылында дүрт балалы гаиләнең агулануы турында 21 сентябрьдә хәбәр ителгән иде. Гаилә күңел болгану һәм косу билгеләре белән хастаханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Хәлләренең кискен начараюы нәтиҗәсендә балигъ булмаган ике бала вафат була. Соңрак, 22 сентябрьдә - өченчесе, ә 23сендә дүртенче бала үлде. Өлкәннәр авыр хәлдә иде.

Килеп чыккан хәлгә бәйле рәвештә Җинаять кодексының 238нче мәддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсендә белдерүләренчә, гаилә агуланган дип фаразланган азык-төлек авыл кибетләренең берсендә сатып алынган, аның хуҗасыннан сорау алганнар, ә азык-төлекне анализга алганнар. Ведомствода, вафат булган балаларның әниләренең тугыз айлык авыры бар, дип белдерәләр.

«Известия» чыганагы мәгълүматлары буенча, гаилә әгъзаларының, тәмләткеч белән бутап, ризыкка ялгыш пестицидлар салуы ихтимал.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас