+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 сентябрь , 13:00

Бала бармакларсыз калган

Баймакта яшь ярымлык кыз әнисенә кухняда булышканда очраклы рәвештә кулын электр иттарткычына тыккан.

Бала бармакларсыз калган
Бала бармакларсыз калган
Ашыгыч ярдәм кечкенә пациентканы тиз арада дәваханәгә китергән, анда диагностикадан һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүдән соң баланы операция бүлмәсенә алып киткәннәр.

"Кызганычка каршы, медиклар һәм коткаручылар командасының тырышлыгына карамастан, бөтен бармакларны да коткарып кала алмадык. Тукымалар җитди зыян күргән, - ди сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. - Бу хәл барлык ата-аналар өчен мөһим искәртмә булып тора: баланың иминлеге өстенлекле булырга тиеш. Кечкенә балаларның кызыксынуы, аларның әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү теләге, саклык чараларын үтәмәсәң, кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин".

Бигрәк жәл шул балакай...

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: