Бу хәлне сугышта булган бер бабай сөйләгән иде. Точно бу хәлне кайсы шәһәр тирәсендә булганын хәтерләми инде. Но истә калганы - Германия белән Польша границасы тирәсендә.
Бабай сөйләгәнне язам:
"...Без бергә качкан бөтен егетләр почти үлеп бетте. Исән калган дүртебез, немецлардан качып урман, сазлыклар аша берәр авылга чыгу нияте белән көчкә атлыйбыз. Караңгы төште. Абына-абына барабыз. Бер-беребезне югалтмас өчен исемнәребезне әйтешеп алабыз.
Башта минем күзгә алда, аннан соң сул якта ут күренеп алды. Ике тәүлек йокы күрмәгән күзләр җүнләп күрми дә инде. Но менә минем якын дустым Сашаның күзләре бик яхшы күрә иде. Ул ут күренгән якка карап, безгә "Егетләр, карагыз, авылга почти чыктык!" - диде. Булган хәлне җыеп, дүртебез тотыныштык та киттек шунда таба. Аякларның хәле юк. Егыла-тора барабыз.
Теге күренгән ут күзгә кечкенә тәрәзә булып күренә башлады. Анда барып җиткәнче бер гомер үткән төсле һәм шул ук вакытта берничә секунд үткән кебек кенә булды. Килеп җиттек. Безнең каршыда бүрәнәдән салынган өй тора иде. Аны әйләнеп чыккач, бер баскыч төбенә килеп чыктык. Еракта этләр өргән тавыш ишетелә. Немецлар, күрәсең, безнең арттан килгәннәр.
Неужели без алардан качып котылдык дигәнгә ышанасы килмичә, ишекне шакыдык. Ишек ачылды һәм андагы караңгылыктан күзне чагарлык ут яктысы күренде. Бер олырак кына хатын чыкты. Өстендә элекке күлмәк. Алъяпкыч япкан. Яулыгын артка бәйләгән. Ул безгә карады да дәшми генә өенә керергә кушты. Без кергәч ишекнең аратасын ябып куйды.
Безнең старшой, Дамир исемле башкорт егете, Хенрикны алгарак төртеп җибәрде (ул әле безнең отрядка бер ай элек кенә килгән яшь егет иде). Хенрик поляк телендә теге хатыннан безгә куна калырга рөхсәт сорады. Теге хатын, тагын дәшми генә одеаллар алып килеп, стена янына җәйде дә кулы белән төртеп күрсәтеп, шунда ятарга кушты. Үзе эскәмиягә барып утырып, йон эрләргә кереште.
Шәм әкрен генә яна. Стена артында немецларның этләре өргәне, тавышлары ишетелә башлады. Но безнең курку шул стена артында калган төсле булды. Без, юрганнарга төренеп, тирән йокыга талдык.
Уянып киткәч, аптырашта калдык. Көзге болытлы күк йөзе. Борынга юеш җир исе, көзге чирәм исе керде. Кайсыбыздыр кычкырып җибәрде. Мин торып утырдым. Берничә минуттан гына башка барып җитте - иске чүпрәк кисәкләре өстендә ятканбыз. Хенрик калтыранган тавыш белән "Иисус Мария" дип әйтеп куйды. Чукынып куйды. Йөзе акбурдан да ак иде.
Аны аңларга була иде. Без бит... бер кабер өстенә ятып йоклаганбыз. Кабер өстендә элекке, менә-менә җиргә авам дип, кәкрәеп беткән тәре тора иде, - дип сөйләвен тәмамлады бабай. Бераз тынлыктан соң өстәп куйды: - Без шул кабергә күмелгән хатынга мәңге рәхмәтлебез. Ул бит безне үз янына сыендырып саклап калды..."