+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 октябрь 2024, 06:32

Синең хисең – зәңгәр томан

Мәктәптә үк кабынган бу тойгыны сынау өченеллар кирәк булган, күрәсең...

Синең хисең – зәңгәр томанСинең хисең – зәңгәр томан
Синең хисең – зәңгәр томан

Көзнең томанлы бер төне иде. Шәһәрдән кайткан студент яшьләр клубта биеп туйды да таралышты. Миләүшә белән ахирәте әле озак кына урам әйләнде, сөйләшер сүзләр күп иде – атна буена күрешмәгәннәр бит! Юл буендагы баганаларда янган утка барганда куе томан башта зәңгәрсу төскә керә дә, аннары күз алдында җемелдәшкән тузан кадәр генә миллионлаган нәни йолдызларга әверелә, уттан караңгыга атласаң, сине кара шәле белән урап ала... Шулай яктыдан караңгыга атлау шомлы, янә яктыга чыгу күңелле иде яшьләргә. Ярты төндә генә берсе авылның – Түбән, икенчесе Югары очына юл алды.

Авыл урамыннан ялгызы килә Миләүшә. Бер керә теге томанга, бер чыга... Чү, менә янә зәңгәрләнде томан, менә инде миллион йолдызларга әверелде, ә алар уртасында – Ул! Гадәттәгечә, бер-берсенә карамыйча, дәшми генә узып киттеләр. Әмма бу юлы аяклар, никтер, атлар-атламас иде. Менә йолдызлар сирәгәйде, зәңгәрлек... Шул мизгелдә кыз түзмәде, артына борылып карады. Ул да борылган иде. “Иртәгә мин армиягә китәм. Хат язсам, җавап көтәргәме?” “Әлбәттә! Язармын!” Бу аларның өч елдан соң бер-берсенә тәүге сүз катуы иде...

...Сабакташының аңа төбәлгән моңсу да, мәхәббәтле дә карашын бишенче сыйныфларда укыганда сизә башлады кыз. Еш кына шулай барлык дөньясын онытып, аңа карап каткан хәлдә торган малайны “аңына китерергә” дип шаярткалады, төртмә телләнергә дә күп сорамады. Ә сигезенче сыйныф азагында, сирень, шомырт исләреннән башлар әйләнә торган бер кичтә, ул аны озата килде. Озата дип инде... Капка келәсен тотып, кертми тора инде, имеш. И көлде Миләүшә аннан, ахыр чиктә түзмәде, барлык көченә этеп җибәреп, капкадан кереп качты. Авыр иде кызның кулы... Малайлар белән аларның үз телендә шулай “сөйләшә” белә иде.

Уку елы тәмамлануга бара, алда – имтиханнар. Мәктәптән кайтып керми торган чак. Икенче көнне физкультура дәресенә кием алмаштырган бүлмәдә Миләүшә кызларга кәмит сөйләде. “Белсәгез, үләсез хәзер! Кичә мине Венер озата килде бит. Капкадан кертми торган була тагын, мәмәй авыз, сугып очырам дип торам, елап кайтып китте бугай, ха-ха-ха!” Сыйныф бүлмәсе кызлар көлүенә тулды. Киенеп чыгып килгәндә дә көлешә иде әле алар. Ә ишек ачылуга каршыларында... битенә кызыл тимгел чыккан, менә-менә һушын югалтырга әзер Венер тора иде. Тораташтай каткан. Ә күзләрендә – бөтен дөнья сагышы... Шул көннән телдән язды ул. Беркем белән сөйләшми – малайлар белән дә, кызлар белән дә.

тәмамлануга бара, консультацияләр башлана. Шулай узды бу көннәр. Миләүшә, нинди генә чая, кырыс булмасын, бу хәлләр өчен бик кыенсынды, Венерны кызганды, әмма моны күрсәтә буламы соң?! Ул бит укуда да алдынгы, районда билгеле оста биюче, комсомол секретаре да. Мәктәптә өч кенә аерым кабинет бар – директорныкы, завучныкы һәм аныкы! Мин-минлек булмаса да, горурлык җитәрлек иде кызда, гафу үтенмәде. Үтенсә дә, гафу ителмәс кебек тоелды аңа.
Имтиханнар тапшырылды, шаулап җәйләр узды. Венер күренмәде, алар авыл читендәрәк яши иде, бәлки, шуңа күзгә чалынмыйдыр дип уйлады Миләүшә. Кыенсынуы бетмәсә дә, аның турында уйланмады да инде ул.

Ә тугызынчы сыйныфка килгәч, Венерның партасы буш иде. Ул башка авылга киткән, апасы янында яши, шунда укый икән хәзер. Укыса укый инде, аны уйлап утырырга вакыт юк, мәктәп, комсомол тормышы, авылдагы үзешчән сәнгать смотрлары, әллә күпме башка чаралар, әллә нинди ярышлар уртасында кайнады кыз. Шунысы кызык: кем әйтмешли, “күз өстендә каш” булса да, аны авылда бер егет тә озата килмәде. Гәрчә читтән генә төбәлгән мөлдерәмә карашларны тоеп йөрде ул. Алар кайгысы бармы – менә бүген “Комсомольская правда” аша Рональд Рейганга хат язасы бар әле, империалистик көчләрне безнең якка борырга уйламасын, күрмәгәнен күрсәтер Советлар Союзы яшьләре!
Шулай унынчыга бардылар. Ә анда соңгы парта буш түгел иде. Әттекәем-инәкәем, Венермы бу? Ул тагын да үсеп, җилкәләре киңәеп киткән, чәчләр матур прическалы, артистларың читтә торсын! Бу юлы барысы белән дә тыйнак кына сөйләшә, тик Миләүшә белән түгел.

Алар мәктәптә уза торган иң зур чараларны – “Көзге бал”, Яңа ел кичәсе, “Ягез әле, кызлар!”, хәтта чыгарылыш кичәсен дә икәү алып барды. Сөйләшмичә генә...
...Һәм менә томанлы төндә бер-берсенә сүз каттылар. Венер юлдан ук хатлар яза башлады. Миләүшә аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Ә Әфганстанга эләккәч, аңа бөтен сыйныф белән берьюлы хат яздылар. Бер көнне йөздән артык хат алды яугир! Егет белән кыз арасында әллә ни мәхәббәтле сүзләр булмаса да, Венер “көтәсеңме” дигәнгә “көтәм”, диде Миләүшә. Һәм шулай итте дә.

...Авыл клубында Яңа ел кичәсе иде. Миләүшәләрнең ишеген шакыдылар. Кызлар клубка алырга килгәндер дип атылып чыкса, Венер басып тора! Әле генә юлдан, өенә дә кайтып тормаган. Кояштан караланып киткән битенең яртысы – янып торган күзләре, яртысы ап-ак булып тезелеп киткән тешләрен ялтыратып елмаюы булып күренде кызга. Шинель кигән кичәге солдат әллә күптән онытылган салкыннан, әллә дулкынланудан калтырый.
Бер ай тирәсе очрашты алар. Кыз кышкы сессиядә имтиханнар арасында кайтып йөрде, егет тә Уфага килгәләде. Венердан бәхетле кеше юк иде! Ул Миләүшәнең куян бүрегенең колакларын төшереп, куллары белән кысып каплый да сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли... Үзенә ишеттерергә оялыпмы икән монысы, белмәссең. Үзе көлә, шатлана, кызның борын очыннан үбеп тә ала. Ә Миләүшәнең уенда бер генә – кайчан әйтергә?!

Ул кичтә күрше апаның тулгагы тота башлаган иде. Телефоннар юк чак, Миләүшә белән Венер алар турыннан үтеп барганда ире чыгып, “Тиз генә Лиза апаны алып килегез инде, сөенчесе сезгә булыр”, – дип аларны авыл фельдшерына җи­бәрде. Олтанлы пималар астында буран уйнап калды! Лиза апа килде, бәби туды, сөенче алынды – рәхәт! Бу кичтә алар бер-берсенә аеруча якын иде. “Менә бүген ул мине дөрес аңлаячак”, дип уйлады юләр кыз.
– Венер, беләсеңме, син миңа шулкадәр якын, мин сине дусларча бик яратам, вәгъдәмдә тордым – армиядән дә көтеп алдым. Тик без бергә була алмыйбыз, миндә сиңа карата чын сөю юк бит...

...Җир убылганда кешенең кыя­фәте шундый була торгандыр. Аны сүз белән аңлатып булмый. Шунда ул көлеп җибәрде. Башта акрын гына, аннан шашып-шашып, тиле­ләрчә көлде. Авыл урамында яң­гыраган бу саташулы көлү шулкадәр куркыныч иде ки, Миләүшә куркышыннан артына да борылып карамыйча өенә чапты.

Шул көннән очрашмады алар. Сыйныфташларның беренче очрашуына кайткан иде Венер, башкача кайтмады. Ә алар инде сигез тапкыр узды... Телефонына чакыру да җи­бәреп карады Миләүшә. “Сине күреп, йөрәгемне юкка ярсытасым юк, рәхәтен күр!” дигән җавап булды.

Быел авыл Сабантуенда авылдашлар, барлык якыннар җыелган күңелле мәйданда кемдер кагылганга борылып караса, Венер басып тора иде. Күзләрендә теге үзәк өзгеч сагыш та юк, җылы, якты нур белән балкып торалар, рәхмәт яугырлары! Ми­ләүшә, исәнләшеп, үзе дә сизмәстән, аның иңенә башын салды. Йөрәк тирәли әйтеп аңлата алмаслык яктылык таралды.
Бу көнне алар сабакташлар белән бергә үткәрде. Шәһәргә дә бергә килделәр. Саубуллашканда, “Ни­һаять, төен таралды”, – диде Венер. “Томан да”, – диде Миләүшә.

Гөлия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Уфа шәһәре.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас