-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 октябрь , 14:15

Эчүне дә, тартуны да ташладым!

Алкоголь, тәмәке тарту кебек үк, минем тормышыма институтның 1нче курсында килеп керде. Институтны тәмамлагач, ике гадәт тә минем белән калды. Спиртлы эчемлекләр эш көненнән соң ял итәргә мөмкинлек бирә иде. Тәмәке тарту –─ эш вакытында. Ташлый алдым. Но ничек!

Эчүне дә, тартуны да ташладым!
Эчүне дә, тартуны да ташладым!
Ике гадәт тә минем нык ачуны китерде. Чөнки бер стакан шәраб — бу, бәлки, эстетикадыр, әмма беркайчан да бер стакан белән генә чикләнмисең, ахыр чиктә исергәнче эчәсең, ә иртән эшкә... Тәмәке белән дә шул ук хәл: моңсу гына тәрәзә янында тәмәке тарту — матур, ә киңәшмәләр арасында тәмәке тарту — авыр хәл. Өстәвенә, бернәрсә дә бетерә алмаган ис.
 
Нәтиҗәдә, һәрвакыт югары кан басымы, кызыл йөз, махмыр, киемнән, чәчләрдән һәм бармаклардан тәмәке исе килү. Хәзер миңа 32 яшь. Алкоголь минем белән 12 ел булды, тәмәке
— 15 ел. Мин эчүне ташларга булганда, 7 шешә шампан яки 12 банка сыра эчә ала идем. Көненә бер кап тәмәке тарттым.
Ике гадәтне дә бер көнне ташладым. Бер тапкыр карар кабул иттем: кире кайту юлы юк.
 
Алкоголь булмавын беренче ярты елда ком­пенсацияләргә туры килде. Чөнки элек фильм караганда сыра эчәсең, ризык әзерлисең ─– шәраб эчәсең. Тагын бәйрәм саен алкоголь. Эштән соң эчмәү гөнаһ кебек. Шуңа күрә беренче ярты елда алкогольсез сыра һәм шәраб барыбер минем тормышымда булды. Аннары алар да юкка чыкты.
Әмма бу алкогольне һәм тәмәкене ташларга тырышуның беренче омтылышы булды, дип әйтәлмим. 4 ел тәмәке тарткач мин бу гадәтне бер елга ташладым, ләкин аннары кабат аңа кайттым, шуңа күрә, ниндидер нәтиҗәләрне мин ел ярымнан соң гына ясаячакмын.
 
Алкоголь турында әйткәндә, иртән махмырдан: “Бүтән эчмим!” – дип үзеңә сүз бирәсең, ә кичен янә кибеткә йөгерәсең. Ләкин менә шулкадәр вакыт эчмәү — бу беренче тапкыр. Якыннарым ярдәм итмәде, мин аны көтмәдем дә.
 
Алкоголь миңа кан басымы һәм ашказаны белән проблемалар китерде, алар бүгенге көнгә кадәр бар. Ләкин аек башлы булу миңа шулкадәр ошый. Иртән бернәрсә өчен дә оят түгел. Тәмәке исе килми. Бу да бик яхшы.
 
Миңа ниндидер киңәшләр бирү кыен, чөнки һәркемнең үз тарихы бар. Минемчә, яман гадәтләрне үзеңә ниндидер ташламалар бирмичә бер мизгелдә ташларга кирәк, аннары түзәргә! Әгәр дә кулың шәраб белән тәмәкегә үрелә икән, кулларыңа суга аласың. Мин хәтта аракыга үрелгән кулының бармагын чабып өзгән кешене дә беләм. Башкача мондый теләк тумаган анда. Әлеге яра аңа хәзер эчмәскә кирәклеген искәртеп тора. Әйе, әле ул гарип, ләкин элек эчкән кебек эчүен дәвам итсә, күптән җир астында булыр иде инде.

Земфира САБИТОВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: