Тольяттида коточкыч җинаять теркәлгән. Комсомол районындагы күпфатирлы йортта күпсанлы пычак җәрәхәтләре булган кечкенә кызларның гәүдәләрен тапканнар. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итәләр Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитетында.
- Әлеге вакытта тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урынын тикшерә, шулай ук җинаять кылуга катнашы булган кешене ачыклауга юнәлтелгән тиешле тикшерү эшләре алып барыла, беренчел суд экспертизалары билгеләнгән, — дип белдерәләр Тикшерү комитетында.
"РИА Новости" хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән билгеләп үткәнчә, кызларга ике һәм биш яшь булган. Үтерүдә аларның үги апасыннан шикләнәләр. Аңа 13 яшь, хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли. Яше аркасында үсмерне тоткарлау әлегә мөмкин түгел.
SHOT телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, үтергәннән соң кыз урамга йөрергә чыгып китә, ә соңрак әнисенә кылган эшен таный. Гәүдәләр балконда табылган.