-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 октябрь 2024, 13:35

Республика басуларында янып эшлиләр

Кичә кич Кырмыскалы районы басуында комбайн янган. Башкортстанда бу көздә янган сигезенче комбайн инде бу.

Республика басуларында янып эшлиләр
Республика басуларында янып эшлиләр
Бу хәл Аксаково авылында булган. "Т-500" комбайнының тормоз колодкалары кабынып киткән. Янгынны МЧС хезмәткәрләре һәм иреклеләр сүндергән. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ведомство дознавателе тикшерә.

Башкортстанда бу көздә янган сигезенче комбайн инде бу. Беренче очрак 5 сентябрьдә - Ишембайда, икенчесе – шул ук көнне Бакалы районының Яңа Илек авылы янында, өченчесе – 6 сентябрьдә Бакалы районының Мирзаһит һәм Нарат-Елга авыллары арасында, дүртенчесе – 10 сентябрьдә Стәрлебаш районының Иске Калкаш авылы янында, бишенчесе – 30 сентябрьдә Салават районының Саргамыш авылында, алтынчысы – 30 сентябрьдә 2нче Тукан авылыннан ерак түгел Куергазы районында, җиденчесе 5 октябрьдә Күмертауда Алексеевка янында булган иде.

Фото: "МЧС России"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: