+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 октябрь 2024, 08:40

Күршесен үтерү максатында шартлаткан

Кичә Уфаның Ладыгин урамындагы йортта шартлау булган иде.

Күршесен үтерү максатында шартлаткан
Күршесен үтерү максатында шартлаткан

Фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды.

Тикшерү версиясе буенча, 13 октябрь иртәсендә шикләнелүче, күршесенә карата шәхси дошманлык хисе кичереп, аны үтерергә карар кылган. Шул максатта ул, Ладыгин урамындагы 5 катлы күпфатирлы йортның икенче катындагы фатирында булганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән өчен газ хезмәте хезмәткәрләре урнаштырган газ торбасының заглушкасын сүтә һәм шуның белән үз фатирына газ керүен тәэмин итә.

13 октябрь иртәсенә бина газ-һава катнашмасы белән тулган һәм шуннан соң шартлау булып, янгын чыккан. Нәтиҗәдә йортта булган хатын-кыз һәм шикләнелүче үзе зыян күргән. Икесе дә медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Моннан тыш, берничә фатир һәм гомумйорт милке шактый зыян күргән.

Торак йорт фатирында газ-һава катнашмасы кабынып китү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: