Русия Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлегенә медицина учреждениесенең 51 яшьлек хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз Интернет челтәрендә өстәмә акча эшләү турында белдерү күреп алуын һәм анда үзенең шәхси мәгълүматларын калдыруын сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң аңа, янәсе, «инвестицион счет» ачарга ярдәм иткән инвестицион аналитиктан шалтырату килгән. Ялган трейдер җитәкчелегендә медицина хезмәткәре 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны ике атна дәвамында «отышлы проект»ка керткән. Ләкин баю теләге барып чыкмаган.
Уфа шәһәре буенча 5нче полиция бүлегенә 65 яшьлек пенсионер хатын мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз аңа, янәсе, "Дәүләт хезмәтләре" порталы хезмәткәреннән шалтырату килгәнен сөйләгән, ул ханымның аккаунты ватылган, дип хәбәр иткән. Шәхси мәгълүматларны яклау өчен ялган хезмәткәр аңа смс-кодларны хәбәр итәргә киңәш иткән, һәм тегесе шулай эшләгән дә. Аннары «банк хезмәткәре» шалтыраткан. Әңгәмәдәш мошенниклык гамәлләрен булдырмау һәм кредитка элек бирелгән гаризаларны гамәлдән чыгару сылтавы белән корбанны 500 мең сум күләмендә шәхси тупланмаларын «хәвефсез счетка» күчерергә күндергән.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Янәсе, полиция, банк яисә кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәреннән шалтырату очрагында - трубканы куегыз. Мошенниклар ялган номерлар да куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар буенча һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез.