14 октябрьдә бу хәбәр бөтен илне тетрәндерде.
Баланы җыештыручы коткарган. Бала табучы хатын ул арада рейска утыру өчен паспорт контролен узарга тырышып караган, әмма аэропорт сакчылары аны тоткарлаган.
Төркия мәгълүмат чаралары белдерүенчә, бала табучының исеме — Екатерина Бурнаскина. Аңа 18 яшь, ул Антальяда әнисе белән ял иткән һәм Мәскәүгә аның белән очып китәргә тырышып караган.
Екатерина полициягә йөкле булуын белмәве турында әйткән.
Яңа туган баланы дәваханәгә озатканнар. Баланың әнисен дә хастаханәгә китергәннәр һәм ярдәм күрсәткәннәр.
Хәзер ул һәм аның әнисе сак астында кала. Екатерина баланы җыештыручы тапканчы 12 минут алдан ташлап киткәнлеге ачыкланган. Нарасыен ул инвалидлар өчен бәдрәфтә тудырган.
Аның әнисе дә тулы гәүдәле кызының авырлы булганын белмәгән, имеш...