+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 октябрь 2024, 08:40

Биш баласы белән ялгыз калган...

Хатыны онкологиядән үлгән күпбалалы иргә ярдәм кирәк.

Биш баласы белән ялгыз калган...
Биш баласы белән ялгыз калган...

Быел февральдә күпбалалы гаиләгә кайгы килгән: онкологиядән Николай Жунтовның хатыны үлгән. 45 яшьлек ир-ат кулында биш бала: ике ул һәм өч кыз калган, аларның берсе инвалид - коляскада гына хәрәкәт итә һәм карауга мохтаҗ. Кызга ДЦП диагнозы куелган. Балаларның берсе дә балигъ булмаган.

Хатынын җирләгәннән соң Николайга балаларын кайгырту өчен эшеннән китәргә туры килә, һәм гаиләгә авыр вакытлар килеп җитә. Хатыны үлгәнче үк ир алар яшәгән шәхси йортта ремонт ясарга ниятләгән, әмма торакны киңәйтүне тәмамлау өчен акча җитмәгән.

Йортта ремонт булгач, коммуникацияләр белән проблемалар һәм шуның аркасында ир-ат балаларын туганнарына юынырга йөртергә мәҗбүр. Әйберләрен юарга да туганнарына алып бара.

Хәзер балалар туендыручысын югалту буенча һәркайсы 12000 сум пенсия ала, әмма бу зур гаиләне туендыру өчен җитми. Барлык акчалар да диярлек балаларның спорт секцияләренә һәм йортны ремонтлауга китә. Бинаны кышка әзерләргә һәм җылытырга кирәк.

Ирнең балаларын йөртә торган иске «Волга»сы бар, ләкин хәзер машина да ватылган һәм ремонт таләп итә. Николай моңа бик нык борчыла, чөнки балаларны мәктәпкә, секцияләргә һәм инвалид коляскасы белән тернәкләндерүгә алып барырга кирәк. Әлегә кризис үзәге кызны йөртергә ярдәм итә.

- Гаилә әйбәт, беркем дә алай булыр дип уйламаган, - ди «Радуга добра» кризис үзәге җитәкчесе Регина Биргулиева. - Хатыны үлгәч, бөтенесе дә ата җилкәсенә төшкән.

Гаилә башлыгы үзе акча да сорамый, ә автомобильне ремонтлауда һәм өйне ремонтлап бетерүдә ярдәм сорый. Регина Биргулиева сүзләренчә, ир-атның ремонтны үзе башкарырга көче дә, белгечләр ялларга акчасы да юк. Регина ярдәм турындагы үтенечен социаль челтәрләрдә бастырды.

"Эшче куллар кирәк. Бәлки кемдер ярдәм итәргә риза булыр, - ди Регина. - Николайның өен эшләп бетерергә материаллары бар, тик үзе генә булдыра алмый".

Күп балалы гаиләгә 8 919 616 60 26 телефоны буенча «Радуга добра» кризис үзәге аша яисә карта номеры буенча ярдәм итәргә мөмкин: 5469060024175025 Регина Фәнүс кызы (ДОБРО тамгасы белән).

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: