Уфада 14 яшьлек Дамир Әдигамовны эзләүнең чираттагы көне тәмамланды. Малай 200 көн элек Агыйдел буенда югалган иде. Ул көнне ул үзенең 13 яшьлек дусты Павел белән булган, аны соңрак үле килеш табачаклар: аның гәүдәсен дулкыннар Җиңү паркы янында ярга алып чыкты...
Хәбәр итүләренчә, үсмерне эзләп коткаручылар катерда бер көндә тагын 16 км ярны һәм сулыкны әйләнеп чыккан. Бала әлегә хәбәрсез югалган булып исәпләнә.
Якыннарына Ходай күркәм сабырлыклар бирсен!
Фото: "Управление гражданской защиты Уфы"