+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 октябрь , 13:10

Мазов чит илгә качкан, дигән фараз бар

Мазовлар гаиләсенең коточкыч эшенә әлегә кадәр нокта куелмаган.

Мазов чит илгә качкан, дигән фараз бар
Мазов чит илгә качкан, дигән фараз бар
Исегезгә төшерәбез: ир 2019 елның 26 октябрендә Уфада хатыны белән ачуланышканнан соң ике улы белән бергә югалды. Хокук сакчылары аның төзелеш кораллары кибетендә булганын, анда бау сатып алганлыгын ачыклады. Өйдән кабартыла торган матрас алган. Караидел елгасы ярына барган, матрас кабарткан, балаларны кибеттән сатып алынган бау белән бәйләгән... Инорс бистәсенең урман полосасында Мазовларның машинасын таптылар.

2020 елның июнь ахырында 5 яшьлек малайның гәүдәсен - Калинин районы территориясендә Агыйдел елгасында, 8 яшьлек баланың гәүдәсен Дим районы территориясендә таптылар. Һәлак булган балаларның атасы әлегә кадәр табылмаган, югалган, юкка чыккан... Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Артем Мазовны, үтерү турындагы җинаять эше кысаларында шикләнелүче буларак, федераль эзләүгә игълан иттеләр. Аның кайда булуы турындагы мәгълүмат өчен ярты миллион сум бүләк билгеләнгән. «Башинформ» агентлыгына хокук саклау структураларындагы үз чыганагыннан билгеле булганча, Мазов озак вакыт халыкара эзләүдә.

"Мазов кылынган җинаятьтән соң качкан. Бу - төп ике версиянең берсе. Ирне халыкара эзләүгә игълан иттеләр. Ул паспортын алмаштыра һәм чит дәүләт территориясенә качып китә алган, дигән фараз бар, - ди мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше. - Бу версия файдасына әлегә кадәр аның мәете табылмавы да сөйли".

Әңгәмәдәш, шулай ук, Мазовның шпион фильмнары һәм детектив әдәбият белән мавыгуын өстәгән. Аңа качып йөри, шәхесен үзгәртә белгән суперагент Джейсон Борн кебек персонажлар ошаган. Җинаять кылыр алдыннан ул Интернетта башка дәүләтләрдә кунакханәләр эзләгән, шулай ук әти-әнисенә кирәк булганда барлыкка киләчәген әйткән.

Балаларын үтергән Мазовны эзләү дәвам итә…

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: