-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 октябрь , 12:35

Авариядә өч кеше һәлак булган

Владимир Севастьянов Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү һәм булган хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен һәлакәт урынына шәхсән үзе чыккан.

Күгәрчен районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган.

Бу хакта республиканың юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсе баш дәүләт инспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Владимир Севастьянов Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү һәм булган хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен һәлакәт урынына шәхсән үзе чыккан.

Алдан билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать сигездә Магнитогорск-Ира автоюлының 326нчы чакрымында булган. Руль артында 66 яшьлек кеше утырган УАЗ һәм Зианчура районының 61 яшьлек кешесе идарә иткән «Hyundai Accent» бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. УАЗ йөртүчесе һәм аның пассажиры дәваханәгә озатылган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: