Уфада 66 яшьлек ир-атны балигъ булмаганнар белән азгынлыкта шикләнеп тоткарлаганнар: тикшерү ул балаларны үзенә интим сурәтләр җибәрергә күндергән дип саный. Детальләрне Русиянең Эчке эшләр министрлыгында һәм Башкортстан буенча Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.
Көч структуралары хезмәткәрләре сөйләгәнчә, билгесез ир-ат 2024 елның февраль-мартында балаларга мессенджерда язган һәм үзенә интим фотосурәтләрен һәм видео җибәрүләрен сораган, ә җавап итеп үзенекен җибәргән. Әйтик, ул 12 яшьлек кыз белән әдәпсез хат алыша башлаган, аңа ничә яшь икәнен төгәл белгән. Моны баланың әти-әнисе сизгәч, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Соңрак тикшерүчеләр аккаунтның элек инде хөкем ителгән 66 яшьлек уфалыга теркәлгән булуын ачыклаган. Алар спецназ белән бергә шикләнелүче йортына килгәннәр һәм аның җинаятьләр өчен куллана алган телефоннарын тартып алганнар. Аңа каршы азгын гамәлләр турындагы мәддә буенча эш кузгатканнар һәм тикшерү вакытына кулга алганнар.
Ул үз гаебен таныган инде, тикшерүчеләр эшне дәвам итә.
Аның исеме Александр. 2020-21 елларда Александр «Голос 60+» (12+) шоуында катнашкан һәм хәтта кастинг узган, шуннан соң аны Уфа телевидениесенә чакырганнар, анда ул гитарада уйнаган.
Александрның хатыны бар. Мөгаен, ул иренең маҗаралары турында белмәгәндер. Ир белән хатынның ике баласы бар.
Шул ук вакытта Интернет челтәрендә Александрның гамәлләренә 2023 елда ук зарланулары турында мәгълүматлар табылган: ул шәхси балалар үзәгендә эшләгән, гитарага укыткан һәм, расланганча, укучысына бәйләнгән. Шикаятьләрдән соң эштән куылган.