Англия премьер-министры Спенсер Персевал үзенең үлемен төшендә күрә. 1812 елның бер иртәсендә ул иртәнге аш вакытында гаилә әгъзаларына күргән төшен сөйли. Ул парламентта пистолет белән коралланган, ялтыравык тимер төймәле яшел төстәге пальто кигән бер кеше йөри дип төшендә күрә. Бу сәер кеше бер сүз дә әйтмичә пистолетын премьер-министрга төби һәм атып җибәрә. Персевал төшен көлә-көлә сөйли, булмастай хәл дип аны онытырга тырыша. Якыннары аңа бу көнне парламентка бармаска киңәш бирә. Ләкин премьер-министр ниндидер төшкә карап анда бармый калып булмый инде дип, киенеп чыгып китә...
Моңа кадәр берничә көн элек эре җир биләүче Джон Вильямс парламентта урта буйлы бер сәер кешенең икенче кешене пистолеттан атып үтерүен төшендә күрә. Вильямс кемне үтерделәр дип сорагач, премьер-министрны дип җавап бирәләр. Ул бу куркыныч төшен дусларына сөйли, Спенсер Персивалга бу хакта хәбәр итәргә кирәк ди. Дуслары юк-бар белән премьер-министрның башын катырма дигәч, бу ниятеннән баш тарта.
...1812 елның 11 маенда Персивал иртән парламентка килгәч, колонна артында яшеренеп торган урыныннан чыгып, урта буйлы сәер кеше аңа пистолеттан ата. Бу акылга җиңел кеше өстенә ялтыравык тимер төймәле яшел пальто кигән була.
Ә менә инглиз лорды, илче Дюфферингка алдан хәбәр бирүче төше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Бервакыт ул үзенең Париждагы фатирының тәрәзәсеннән карап торганын төшендә күрә. Бу вакытта урамнан табут күтәргән кеше китеп бара икән. Ул кеше тәрәзәгә карап серле елмая. Лорд куркып уяна, теге кешенең йөзе озак вакыт аның күз алдында тора. Берникадәр вакыт үткәч, илчене Парижның бер ресторанына дипломатлар мәҗлесенә чакыралар. Ул лифт янына килгәч тораташ кебек катып кала, лифтер ул теге көнне төшендә күргән табут күтәреп урамда йөргән сәер бәндә була. Дюфферинг лифтка утырмый, баскычка таба юнәлә. Берничә баскыч атлап өскә күтәрелүе була, артында көчле гөрселдәү яңгырый. Лифт тросы өзелеп, шахтага төшеп китә, аның эчендәге барлык кешеләр дә һәлак була.
Борынгы заманда киләчәктән хәбәр китерүче төшләргә зур әһәмият биргәннәр. Төш кешене яман хәлләрдән саклап, туры юлга күндерә дип ышанганнар. Император, патшалар янында тәгъбирнамә-төш юрау белән шөгыльләнүче махсус кешеләр булган.
Александр Македонскийның дусты Птолемей бер хәрби поход вакытында агуланган ук тиеп, куркыныч яра ала. Дусты үлем белән көрәшә, бер төнне патша төшендә авызына ниндидер үлән капкан гыйфрит-диюне күрә. Гыйфрит Александрга бу үлән белән дустыңны коткарырга мөмкин ди. Йокыдан уянгач, патша төшендә күргән үлән турында – ул нинди яфраклы, чәчәкле икәнен сөйләп, ике йөз солдатын аны эзләргә җибәрә. Алар үләнне табып алып кайта, Птолемей да, тагын бик күп агулы ук белән яраланган солдатлар да савыга.
Тарихта киң билгеле Сенат утырышы алдыннан Юлий Цезарьның хатыны ирен канга баткан, күзләре йомык дип төшендә күрә. Иртән торгач ул Цезарьдан Сенат утырышын башка көнгә күчерүен үтенә, ләкин киңәшчеләре бу бит бөек Рим җитәкчесенең көчсезлеген күрсәтәчәк, дип аны утырышка барырга күндерәләр. Сенат утырышы фетнәчеләр алдан әзерләгән план буенча үтә, Юлий Цезарь алар кулыннан һәлак була.
Төштә күреп, кешелек өчен файдалы бик күп ачышлар ясалуы да билгеле. Мисал өчен, Америка механигы Элиас Хау (1819-67) тегү машинасын эшләгәндә бик озак вакыт баш вата. Теккән вакытта җеп өзелә дә өзелә. Хау гадәти тегү энәсендәге кебек җепне саплап карый, алай да җеп өзелә. Бер төнне төш күрә. Имеш ул Африкага барган, урындагы кара халыктан куркып, агач башына менеп утырган. Ә теге кешеләр озын сөңгеләр белән коралланган, сөңгеләренең очы тишекле имеш. Хау уянгач, энәнең очлы ягына тишек тишеп аны тегү машинасына куеп куллана башлый.
Ә менә язучы Ласло Йозеф Биро нәрсә дә булса язарга утырса, гел карага батып беткән. Моңа аның җан ачуы чыга, кәефе кырыла. 1938 елда ул аның эш бүлмәсенә берничә кеше тәрәзәдән карап, эшләргә комачаулый дип төш күрә. Төшендә ул бу кешеләрне мылтыктан атып куа, аткан саен бары тик көпшәдән язу карасы гына чыга имеш. Ул ачуланып көпшәгә корыткыч кәгазьне йомарлап тутыра, көпшәдән барыбер нәзек кенә булып кара ага. Иртән торгач Биро төшендә күргән шар һәм көпшәнең сурәтен эшли, сынап карый. Нәтиҗәсе барыбызга да билгеле – әле дә ул уйлап тапкан шариклы ручка белән язабыз.
Джеймс Уатт беренче пар машинасын уйлап табучы буларак билгеле. Уатт яшәгән дәвердә кургаш пуля, ядрә ясау зур хезмәт таләп иткән һәм бик кыйммәт торган. Уатт койма яңгыр астында калганмын, су урынына кургаш тамчылары төшеп, аяк астында тәгәрәп ята дип бер атна дәвамында бер үк төш күрә.
Димәк, эрегән кургаш һавада, төшкән вакытта катып, кечкенә шарга әйләнә түгелме соң? Ул чиркәү манарасына менеп, тәҗрибә үткәрергә рөхсәт ала.
Чиркәү янына чокыр казып, аңа су тутыра. Уатт эретелгән берничә фунт кургашны манарадан астагы суга ыргыта. Шул вакыттан алып кургаш ядрәләрне ул уйлап тапкан ысул белән ясый башлыйлар.
Кеше гомеренең өчтән бере йоклап үтә. Йокы ни өчен кирәк – бу сорауга галимнәр әле булса җавап табалмый. Электән килгән “баш миенә ял кирәк – шуның өчен кеше йоклый”, дигән фаразлар да буш сүз булып чыкты. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләреннән күренүенчә, йокы вакытында безнең баш мие “тырышып эшли”.
Билгеле физиолог, академик Наталья Бехтерева бер әңгәмә вакытында: “Кешегә йокы көн дәвамында “җыелган” мәгълүматны тыныч кына эшкәртү өчен кирәк”, дип белдерде. Эшкәртү һәм нәтиҗә ясау өчен. Мөгаен, нәкъ шушы сәбәпле Менделеев төшендә химик элементларның периодик таблицасын, ә математик Пуанкаре йоклаганда теореманы исбатлавын “тапкан”дыр. Кешеләрнең барысы да алдан хәбәр бирүче төш күрергә мөмкин. Бу ни рәвешле шулай килеп чыга, үз теләгең белән киләчәктән хәбәр бирүче төш күрергә мөмкинме? Бу сорауга галимнәр әлегәчә җавап таба алмый.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.