-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
31 октябрь , 09:20

Үзенә ут төрткән ирен гафу иткән

Җаһил аңа спирт сибеп ут төрткән һәм атна буе бикләп тоткан. Ә могҗиза белән исән калган хатын судта ирен ярлыкауларын үтенгән...

Үзенә ут төрткән ирен гафу иткән
Үзенә ут төрткән ирен гафу иткән
Башкортстанда прокуратура бер хатынны законсыз иректән мәхрүм итү турындагы җинаять эшен туктатуны гамәлдән чыгарган. Бәләбәй районара прокуратурасының апелляциясен Башкортстанның Югары суды канәгатьләндерде.

Элегрәк беренче инстанция суды тарафыннан аеруча рәхимсезлек белән сәламәтлеккә уртача зыян салуда һәм законсыз иректән мәхрүм итүдә гаепләнүче кешегә карата җинаять эше туктатылган иде.

Быел майда исерек ир йоклап яткан хатынына спирт сипкән һәм аңа газ горелкасы белән ут төрткән. Нәтиҗәдә хатын–кыз I-II дәрәҗә термик пешүләр алган. Шуннан соң гаепләнүче зыян күрүчене бер атна ябык йортта тоткан, аның медицина хезмәтләрен чакырту үтенечләрен санга сукмаган һәм әгәр ул качарга яки ярдәмгә чакырырга тырышса, аны яңадан яндыру белән янаган.

Зыян күрүчене полиция хезмәткәрләре азат иткән.

Ир-атның рәхимсезлегенә карамастан, хатыны судта татулашуга бәйле рәвештә җинаять эшен туктатуны сораган. Әмма, суд карарын законсыз дип санап, прокуратура аңа апелляция тәртибендә шикаять биргән.

Башкортстан Югары суды прокуратура позициясе белән килеште, җинаять эшен туктату турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм материалларны беренче инстанция судына яңа тикшерүгә җибәрде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: