3 ноябрьдә әти-әниләре һәм аларның ике кызы күршеләрдә булганда, 10 яшьлек игезәк кызлар калган йортта янгын чыккан. Аларның берсе котылып, күршеләренә ярдәм сорап йөгереп барып җитә алган, икенчесе өйдә калган. Әтисе аны коткарырга тырыша, ләкин таба алмый. Кыз һәлак була. Аның гәүдәсен янгын сүндергәннән соң тапканнар.
Әтиләре реанимациядә. Аны башкача эшли алмас, диләр.
Бу хакта социаль челтәрләрдә язганнар. Битараф булмаган халык тагын өч кызы булган күпбалалы анага ашыгыч ярдәм җыю игълан иткән.
"Янгын кечкенә кызның гомерен өзде һәм гаиләне бер нәрсәсез калдырды. Гаилә башлыгы, тәненең 50 проценты пешеп, дәваханәдә ята, һәм киләчәктә эшли алуы икеле", - дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә зыян күрүчеләрнең туганы Арина Макарова.
Бу кадәр кайгыны кичерергә Ходай ярдәм бирсен!
Фото: "Мой Башкортостан" сайты.