Бу хакта республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге хәл 24 августта була. Сабый апасы белән бергә урамда уйнаганда аның өстеннән МТЗ-80 тракторы үтә.
- Юлдыбай авылының машина юлы буйлап барганда, тракторчы юлның уң ягына чыккан, анда өч яшьлек баланы бәрдергән, шуннан соң вакыйга урыныннан качкан, - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Трактор белән идарә итүче ир-атның тиешле категория хокукы булмаган. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, машина йөртүчедә сулаган һаваның литрына 0,869 миллиграмм спирт булган.
Авыр җәрәхәтләр белән малайны Баймак хастаханәсенә салалар, әмма аны коткарып кала алмыйлар. Бала янына санавиация чыга, ләкин авария вакытында алган имгәнүләр үлемечле булып чыга.
"Исерек хәлдә булган, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, аның һәлакәт урынын калдырып китүе" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү барышы турында хәбәр итүне боерган. Гаепләнүче гаебен таныган, аны тикшерү вакытында сак астына алганнар.
Эш судка җибәрелгән.
фото: башинформ