Бу хәл Агыйдел шәһәре янында булган.
Әле ике ир-атны эзләү дәвам итә. Коткаручылар 1000 квадрат метр акваторияне, 500 метр яр сызыгын тикшергән. Эзләү барышында югалганнарның буш көймәсе табылган.
"Эзләүдә МЧС коткаручылары һәм водолазлары, шулай ук полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Барлыгы - 14 кеше, 2 берәмлек техника һәм 2 йөзү чарасы", - дип хәбәр итәләр МЧСта.
Һәлакәт вакытында көймәдә өч кеше булган. Аларның берсе ярга йөзеп чыга алган, ә калган икесе хәбәрсез югалган.
Фото: башинформ