Русиядә заманча электрон исәпләү техникасы (ЭВМ) һәм мәгълүмат технологияләре (информатика) барлыкка килү совет уйлап табучысы һәм исәпләү техникасына нигез салучы галим, татар әдәбияты классигы Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Искәндәр улы Рәмиев исеме белән бәйле.
Галим 1918 елда хәзерге Башкортстанның Баймак районы Юлык авылында туган. Аның бабасы алтын сәнәгате эшлеклесе, татар әдәбияты классигы, беренче чакырылыш Дәүләт думасы әгъзасы Закир Рәмиев – Дәрдемәнд һәм Закирның абыйсы Шакир* Рәмиев “Вакыт” гәзитенә һәм “Шура” журналына нигез сала, алар китаплар чыгара, дистәләгән мөселман мәктәпләренә ярдәм итә, мәдрәсә шәкертләренә, югары уку йортларының татар, башкорт студентларына иганәчелек итә. Гомумән, Европа университетларында укып югары белем алган бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар ХХ гасыр башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының мәгарифе, мәдәнияте һәм әдәбияты үсеше өчен җан аткан абруйлы, милләтпәрвәр шәхесләр булган.
Алар аерым шәһәр һәм авылларда мәчетләр, мәдрәсәләр, китапханәләр төзеткән һәм тоткан. Драматург Мирхәйдәр Фәйзи, мәсәлән, Юлыкта – китапханәче, Ризаэтдин Фәхретдин Ырынбурда “Шура” журналында баш мөхәррир булып эшләгәннәр.
Тарихи эзләнүләр нәтиҗәләреннән шулар билгеле, атаклы Рәмиевларның бабалары Әлмәт Мулла һәм Тайсуган (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) авылларында яшәп, XVIII гасырда – Стәрлетамак өязенә, ә соңрак Ырынбур шәһәренә күчеп килә. Бабалары Габделкәрим, сабын ясау фабрикалары ачып, зур мөлкәт туплауга ирешә.
Ә Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев алтын приискалары сатып алып, алтын чыгару белән шөгыльләнә башлый. Аның уллары Шакир (1857-1914) һәм Закир (1858-1921) – әтиләре нигез салган эшнең дәвамчылары. XX гасыр башында аларның алтын приискаларының саны 79га җитә. Ике бертуган Рәмиев, зур байлык туплап, беренче гильдия сәүдәгәрләр дәрәҗәсенә ирешә, чит илләр белән дә сәүдә итә.
Бәширнең әтисе Искәндәр Закир улы Рәмиев беренче Бөтендөнья сугышы башланганчы Фрайбергта (Германия) тау академиясендә укыган, әтисе приискаларында, 1926 елдан “Башкирзолото” трестында эшләгән. 1938 елның апрелендә “шпионаж һәм контрреволюцион җинаятьләргә әзерлек өчен” дип (РСФСР Җинаять кодексының 58 маддәсе буенча) кулга алына, биш елга хөкем ителә һәм 1943 елда, лагерьдан азат ителергә берничә көн генә калгач, үлә.
Әйткәндәй, Искәндәр илдә тәүге радиоһәвәскәрләрнең берсе була. Һәм шушы мавыгу аның балаларына да күчкән.
Шундый гаиләдә туган Бәшир дүрт яшендә үк укырга-язарга һәм санарга өйрәнә. Балачактан математика, физика белән мавыга, кораблар, самолетлар, танклар, поездлар модельләштерә. Әтисе белән радиоалгычлар җыя. 1935 елда Мәскәүдәге техник конкурста катнаша, ул бронепоездның радиоидарәле моделен тәкъдим итә. Бронепоезд рельслар буйлап хәрәкәт итә, пушкадан ата. Гадәти булмаган модель турында ул вакытта “Огонек” журналы, “Комсомольская правда” һәм “Известия” гәзитләре язып чыга. Бәшир Рәмиев Бөтенсоюз уйлап табучылар җәмгыятенә әгъза итеп алына. Аңа ул вакытта 17 яшь була. Шуннан соң Уфада урта мәктәпнең чыгарылыш имтиханнарын экстерн тәртиптә тапшырып, Мәскәү энергетика институтына кабул ителә.
Югары уку йортының иң яхшы студентларыннан берсе булса да, 1938 елда, әтисе кулга алынгач, Бәшир Рәмиевны “халык дошманы” улы буларак институттан укудан чыгаралар.
Ул туган ягына кайтып, Башкортстан радио комитетына радиотехник булып урнашырга һәм ипи-тозлык акча эшләргә мәҗбүр була. Аңа тагын икенче бәла килеп өстәлә, үпкә авыруы башлана, ул Кырымга дәваланырга китә. 1940 елда яңадан Мәскәүгә бара һәм анда элемтә буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтында техник булып эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Бәшир үз теләге белән фронтка китә һәм элемтә батальонында хезмәт итә. Аның техник яктан осталыгын күреп, Югары хәрби ставканың бер идарәсенә, мәгълүматны шифрлау бүлегенә күчерәләр. 1944 елда, армиядән чакыртып, радиолокация аппаратларын проектлаучы академик А. И. Берг җитәкләгән институтка (ЦНИИ-108) эшкә тәгаенлиләр.
Бәшир 1948 елның май аенда Мәскәүдәге энергетика институтының дифференциаль хисаплау приборларын проектлаучы лабораториясендә хезмәт итә башлый, аның җитәкчесе математик И. С. Брук була. Бәшир эштән бушаган арада һәм нибары өч ай вакыт эчендә саннар белән автоматик рәвештә эшләүче хисаплау машинасының проектын ясый һәм лаборатория мөдире Брук белән бергә патентлар бюросына тапшыра. Бәширне илнең Машиналар һәм приборлар төзү министрлыгындагы хәрби электрон хисаплау машиналары төзү өчен махсус оештырылган СКБ-245 конструкторлар бюросына лаборатория мөдире итеп билгелиләр. Бу бюрода “Стрела” хисаплау машинасы ясалып, ул күп данәдә чыгарыла башлый. Монда эшләү вакытында Бәшир Рәмиев илдә иң абруйлы саналган Мәскәү инженерлык-физика институтында (МИФИ) электрон хисаплау машиналары буенча укыта.
“Стрела” хисаплау машинасы өчен Рәмиевка СССР Дәүләт премиясе бирелә.
Тиздән галим яңа проект –
“Урал-1” ЭВМын булдыру буенча эшкә керешә. Соңрак “Урал-2”, “Урал-3” һәм “Урал-4” машиналары эшләнә. Барлык казанышлары өчен Рәмиевка 1962 елда диссертация якламыйча гына докторлык дәрәҗәсе бирелә.
Бәшир Искәндәр улы модельләрне яхшырту эшен дәвам иттерә, нәтиҗәдә икенче буын “Урал-11”, “Урал-14” һәм “Урал-16” ЭВМнары барлыкка килә.
1960нчы еллар ахырына “Урал”ны бөтен җирдә диярлек – фәнни-тикшеренү институтларының исәпләү үзәкләрендә, банкларда, заводларда һәм хәрби объектларда кулланганнар. Алар нигезендә хәтта “Банк” һәм “Төзүче” махсус системалары барлыкка килә һәм җир иярченнәреннән алынган мәгълүматны эшкәртү буенча берничә система булдырыла.
1971-91 елларда Бәшир Искәндәр улы Фән һәм техника буенча СССР Дәүләт комитетының Электрон-хисаплау техникасы һәм идарә итү системалары баш идарәсендә эшли. Рәмиев җитәкчелегендә 18 типтагы махсус ЭВМ һәм аларга 100дән артык периферия җайланмасы эшләнә. Ике тапкыр СССР дәүләт премиясе лауреаты, берничә орден һәм медальләр кавалеры Бәшир Искәндәр улы Рәмиев 1994 елның 16 маенда Мәскәүдә вафат була.
Аның хөрмәтенә “Рубин” фәнни-тикшеренү предприятиесенең төп бинасында мемориаль такта куелган, ул анда иң продуктив елларын уздырган. Пензада бер урамга, югары технологияләр технопаркына аның исеме бирелгән. 2022 елның август ахырында ачылган Казан IT-паркы шулай ук Бәшир Рәмиев исемен йөртә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.