“Миңа ун яшь булганда җәйге каникуллар чорына мине Архангельск өлкәсендәге бер авылда яшәүче картәнием янына кайтарып куйдылар, – дип яза Интернет челтәрендә Василиса исемле бер ханым. – Баштагы мәлләрдә әниемне һәм ахирәтләремне сагынудан бик күңелсез булса да, тора-бара өйрәнеп киттем, яңа дуслар таптым һәм башым-аягым белән авыл тормышына чумдым...
Эссе көннәрнең берсендә мин салкын сулы елгабызда артыграк коенып ташладым бугай, шул кичтә үк тамагым шешеп чыкты, температурам күтәрелде. Мин инде, мондый вакытларда гадәти булганча, картәнием миңа табиб чакыртыр, һичьюгы берәр төрле дару бирер дип көткән идем. Чакыртмады да, бирмәде дә. Аның урынына ул мине авылның икенче очында яшәүче Ульяна исемле әпә им-томчы карчык янына алып китте.
Аның мине дәвалавы бик үзенчәлекле иде: башта ул ихатасында җиргә чыбык белән ниндидер символлар сызды, аннары мине шулар тирәли берничә тапкыр йөртеп чыкты, ә ахырдан миңа үтең дә сытылырлык бик ачы ниндидер төнәтмә эчерде. Ләкин иң гаҗәбе – берничә сәгатьтән тамагымдагы шешнең эзе дә калмады, борын тыгылу да, тавыш карлыгу да бетте! Шушы хәлләрдән соң мин картәниемнән Ульяна әбекәйнең ни өчен әпә булуы, беркем белән дә бер сүз дә сөйләшмәве турында сораштым. Моңа җавап итеп, картыкаем миңа гаҗәеп хәлләр турында бәян итте.
Баксаң, Ульяна әбекәй белән картыем бәләкәй чакларында бик нык дус булганнар икән. Алай гына да түгел, Уля теле телгә йокмый күп сөйләнә һәм кызыклы уеннар уйлап чыгара торган тиктормас кызчык булган.
Архангельск өлкәсендә булганнар андагы куе урманнарны яхшы белә, шунлыктан анда балаларны үзләрен генә җибәрмәскә тырышканнар. Шулай да берсендә Ульяна картыемны икесе генә җиләккә барырга күндергән. Шулай бер-берсен югалтмас өчен кычкыра-кычкыра җиләк җыйганнан соң картыем караса, ахирәте юкка чыккан. Аны бик озак эзләгәннән соң куркып, ул өлкәннәрдән ярдәм сорарга авылга йөгергән. Халык тиз арада югалган кызчыкны эзләргә чыккан. Бер көн эзләгәннәр, ике, өч... Уляны исән килеш табу өмете көннән-көн сүрелгән, чөнки карурманда бәләкәй генә бала ялгызы гына ризыксыз, җылы киемсез ул кадәр вакыт берничек тә исән кала алмый, өстәвенә, кыргый җанварлар да күп булган. Ике атнадан эзләүне туктатырга булганнар, әтисе белән әнисе икесе генә һаман тынычланмаган. Берсендә әнисе кызының ерактан кул болгавын да күреп калган кебек булган, ләкин аңа беркем дә ышанмаган, ире исә аны акылдан яза башлаган дип уйлаган, шуннан соң алар да башкача урманга бармаган...
Шулай берничә ел үткән. Бу вакытта Ульянаның бер-бер артлы ике энекәше туган, ата-ананың кызларын югалту ачысы шулай акрынлап басыла башлаган. Һәм, ни могҗиза, көннәрдән бер көнне, барысын да шаккатырып, урманнан шактый үскән Ульяна килеп чыккан! Әлбәттә, барысы да аның каршысына йөгергән, бу кадәр вакыт кайда булуы, ничек исән калуы турында сораштыра башлаган. Ләкин кыз берни дә әйтмәгән, ымлыклар ярдәмендә генә сөйләшә алмавын белдергән. Хәтта ата-анасы да аннан бер сүз дә көтеп ала алмаган...
Шул көннән бирле Уля авызына су уртлаган кебек дәшмәгән, ә соңрак аның им-томчы сәләте барлыгы ачыкланган, учларыннан кайнарлык бәреп торган, шуның белән төрле чирләрне дәвалаган. Аның янына төрле яктан чир-чорлы, сырхау халык агыла башлаган, ә ул берсен дә кире борып җибәрмәгән. Ярдәме өчен бертөрле түләү дә алмаган: кем нәрсәгә бай, шуннан – бал, он, ит, май, сөт-катыктан өлеш чыгарганнар.
Үзенең кайда һәм ничек югалып тору тарихының серен ул барыбер беркемгә дә чишмәгән. Авылдагы имеш-мимешләргә караганда, Уля бернинди дә әпә түгел, ул кемгәдер үз гомерендә бер сүз дә әйтмәскә бик катгый вәгъдә генә биргән. Ләкин кемгә? Сөйләүләренчә, им-томчы карчык урман иясенең, Шүрәленең тәрбияләнүчесе, укучысы булган. Бу хакта алай сөйләмәсләр иде дә, ләкин безнең якларда адашкан балаларны урман хуҗасы үзенә алып китә икән, дигән ышану яши. Әнә шул үзендә яшәткән вакытта, имеш, Шүрәле аларны им-том серләренә өйрәтә дә, шул укыту еллары тәмамлангач, бу балаларны яңадан кешеләр янына кайтарып җибәрә икән.
Ә тагын да күбрәк белүчеләр әйтүенчә, Шүрәле ул балаларга икенең берсен сайларга куша: кешеләр янына кайткач, шәкерте гадәти тормыш рәвешен дәвам итә ала, ләкин Шүрәледә яшәгәнен һәм өйрәнгәннәрен оныта, я өйрәнгәннәрен онытмый, тик гомер буе бер сүз дә дәшмәскә үз иреге белән сүз бирә. Һәм нәкъ менә шундый им-томчылар иң чыны һәм иң көчлесе була икән. Шуңа да Ульяна әбекәй бик көчле өшкерүче булгандыр да. Холкы да корычка тиң ныклы булган шул – гомер буе бер сүз дә әйтмә әле! Минемчә, хәзер андый им-томчылар бик сирәк, я бөтенләй юк, чын-чыннан им-томчы булучыларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, тирә-якта шарлатаннар гына!”
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).