+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 ноябрь , 09:20

Әти-әниләре күршедә каз өмәсендә булган...

Кыйгы районының Ибрай авылында күпбалалы Аллабердиннар гаиләсендә булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле.

Әти-әниләре күршедә каз өмәсендә булган...
Әти-әниләре күршедә каз өмәсендә булган...
3 ноябрьдә аларның йортында 10 яшьлек игезәк кызлар булганда кинәт янгын башлаган. Анда кызларның берсе һәлак булган.

Бу вакытта гаиләнең башка әгъзалары - әти-әниләре һәм өлкән ике кызлары күршеләрдә каз өмәсендә булган. Янгын турында белгәч тә гаилә башлыгы йортка кереп, кызын эзләгән, ләкин тапмаган. Ул үзе нык пешкән.

5 ноябрьдә һәлак булган кызны җирлиләр, ә әтиләрен шул ук көнне авыр хәлдә санавиация вертолетында Уфадагы республика Пешү үзәгенә илтәләр. Туганнары сүзләренчә, аның хәле бик авыр дип бәяләнә, табиблар ирне медикаментоз комага керткән.

Коточкыч янгынга кадәр гаиләдә дүрт кыз тәрбияләнгән, аларның олысына 15 яшь. Әниләре Вилия әлегә кадәр шок хәлендә һәм тынычландыру препаратларында. Хәзер ул кызлары белән вакытлыча күршеләрдә урнашкан, алар әтиләренең аңына килүен көтә.

Туганнары сүзләренчә, әлегә янгынның нидән башланганы билгесез.

"Газ җиһазларының төзек булмавында шикләнәләр. Лаборатория (күчмә) килде, барысын да фотога төшерде. Әмма әлегә төгәл сәбәпләр билгесез, нәтиҗәләр көтәбез", - ди алар.

Авылдашлары һәм барлык битараф булмаган кешеләр гаиләгә ярдәм күрсәтә. Теләге булучыларга  Т-банкка акча күчерү өчен 
 әниләре Вилия Аллабердинаның номеры: 8-909-349-30-26.

Фото: "КП-Уфа"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: