Гагарин урамындагы торак йорт тәрәзәләре астында бер кыз баланы тапканнар.
Инцидент күзәтү камерасы объективына эләгә: укучы кыз җитди имгәнүләр ала һәм биеклектән егылуга хас булган җәрәхәтләрдән үлә. Урынга "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре килгән, медикларга кызның үлемен расларга гына калган. Шаһитлар сүзләренчә, инцидентка кадәр ул 7нче каттагы фатирында булган.
Фаҗиганең беренчел сәбәбе - үз теләге белән тормыштан китү. Хәзер фаҗиганең хәл-шартларын хокук сакчылары тикшерә.
фото: башинформ