Башкортстанда коточкыч авария булган. ДАИ хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү һәм булган хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен урынга Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлының 124нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек хатын, «Лада Гранта» автомобилендә Бакалы ягыннан Туймазыга таба хәрәкәт иткәндә каршы якка чыккан һәм «Киа Спортейдж» белән бәрелешкән. «Лада» йөртүчесе һәм аның бер яшьлек пассажиры һәлакәт урынында үлгән, 35 яшьлек «Киа» йөртүчесе һәм аның 64 яшьлек пассажиры дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли, юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартлары ачыклана.
Фото: "ГАИ по РБ"