+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 ноябрь , 08:15

Ике оныгын үтереп качкан

25 ел элек ике яшьлек һәм дүрт айлык оныкларын үтереп эз югалткан әби табылган.

Ике оныгын үтереп качкан
Ике оныгын үтереп качкан
1999 елның 18 сентябрендә Иркутскида булган хәл бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлана. Оныкларын үтерүдә шикләнелүче Татьяна Гончарова 25 ел узгач, Русия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә паспорт югалуы турында гариза тапшырырга килә. Ул вакытка барлык мәгълүматлар буенча Гончарова инде күптән үлгән саналган, аны беркем дә эзләмәгән.

...Күп еллар элек Гончарованың кызы – 29 яшьлек Алла, фатирына кайтып кергәч үк, өйдә ничектер балалар тавышы килмәүгә игътибар итә. Үзе эштә булганда, аның ике яшьлек улы белән кечкенә дүрт айлык кызын әнисе Татьяна караган. Ишектән кергәч, хатын шундук ниндидер коточкыч хәл булуын аңлап ала. Өйдәге бөтен әйберләр таралып ята, җиһазлареның асты-өскә килгән. Бүлмәдән бүлмәгә йөгереп, ул балаларын эзли башлый. Бер бүлмәдә улының гәүдәсенә тап була.

Чакыру буенча килгән милиция хезмәткәрләре шунда ук үтерү факты булуын ачыклый. Төп шикләнелүче баланың әбисе була. Ачыкланганча, аңарда психик авыру була һәм ул табибларга йөргән. Шул ук вакытта Алла беркайчан да балаларын аның белән калдырырга курыкмаган, аныңча, әбиләре оныкларына берничек тә зыян китерә алмый.

53 яшьлек әби кеше белән дүрт айлык оныкны исә эзләргә керешәләр. Икенче көнне тикшерүчеләр көн яктысында җинаять шартларын яңадан өйрәнү өчен кабат шул фатирга киләләр. Эзләнә торгач, юылмаган кер өеме арасында икенче баланың да гәүдәсе табыла.
 
Ә әби табылмый. Аны үлгән дип уйлыйлар. Соңрак кызы бер гәүдәне әнисенеке дип таный.

Шушы кеше сентябрьдә 
Кырымда тотылган. Хәзер аңа 78 яшь. Әбигә  җинаять җаваплылыгы яный. Калган гомерен төрмәдә уздырыр, күрәсең...
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: