+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь , 11:10

Беренче укытучы

Укучысы күңелендә якты хисләр калдырмаска да мөмкин икән ул

Беренче укытучы
Беренче укытучы

“Мин беренче укытучымны бөтенләй хәтерләмим. Килеш-килбәте, тавышы, холкы нинди иде аның – истә түгел. Ә бит беренче укытучы бала күңелендә аерым урын алып торырга тиеш. Бик күп нәрсә бәйләнгән аның шәхесенә...”

Совет чорында төшерелгән нәфис фильмда яңгыраган сүзләр бу. Педагогия институты студенты фикере. Хаклык бар бит монда. Чыннан да, тәүге укытучы һәркем язмышында диярлек билгеле бер эз калдыра. Тик шунысы – бу җәһәттән кемдер бәхетле, ә кайберәүләр...
Танышым белән бер сөйләшүдән соң туды бу уйланулар. “Озак еллар күңелдә яткан “төенне” чишмәкчемен, – дип сүзен башлады ханым. – Бәлки кемгәдер файдалы да, фәһемле дә булыр бу тарих. Беренче сыйныфка барган көнем, тантаналы линейка. Туры килә бит шулай, әниемне озайлы командировкага җибәрделәр. Өйдә әти белән абый гына. Чәчем озын, үзем юньләп үрә белмим әле, ничек кирәк шулай маташтырдылар инде, “үрделәр”. Мәктәп формасы өстеннән кайсыдыр туган тиешле кеше җибәргән малайлар костюмы кидерделәр. Ә линейкага күбесе әти-әнисе белән килгән, матур киенгәннәр, чәчкә тотканнар. Кыен булып китте, кыз бала ич мин, аңлыйм. Теге әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәсе кебек идем. Безне беренче сыйныфка кабул итәргә тиешле укытучы апа арлы-бирле йөренә, малайлар-кызларны барлый. Миңа якынлашуга, йөзенә кара болыт йөгерде, карашы кырысланды. “Нәрсә кидең син өстеңә, чәчләрең тузган, тинтәк!” — диде. Кыенсындым, түздем, дәшмәдем. Хаклы бит апа, мактанырлык түгел хәлләр.
“Өйрәнчеккә” йөргәндә үк ошамаган идем бу укытучыга, беренче сентябрьдән чын маҗаралар башланды. Дәресләрнең берсендә кемнең җыр-биюгә, шигырь сөйләргә осталыгын ачыкларга кереште ул. Андыйлар аз булып чыкты. Ә миңа куш кына инде, өйдәге пластинкаларга, радиога кушылып җырлау, бию дисеңме! Иң күңеллесе шул ләбаса өйдә ялгызы калган кызыйга. Менә әле дә һич кыенсынмыйча, белгәннәрем белән уртаклашырга ашыктым. “Җитте, – дип кырт кисте апабыз. – Бүтәннәргә урын бир, кит читкә”. Үземне ниндидер начарлык эшләгәнгә санап, партам артына барып утырдым.
Янәшә партадагы зур, моңсу күзле малай миңа ихлас елмайды, “шундый матур биисең”, – дип пышылдады. Рәхәт булып китте. Ничектер тиз арада дуслашып киттек без ул ягымлы малай белән. Минем кебек китап укырга ярата, үзе ипле-тыныч, гел минем кәефне күтәрергә тырыша. Кызганыч, гомере генә кыска булды кечкенә миһербан иясенең.
Әйе, беренче сыйныф минем өчен чын-чынлап сынау чоры булды. Укытучы апага һич кенә дә ярап булмый бит. Югыйсә, дәресләргә яхшылап әзерләнеп барам, шытырдатып җавап бирәм, язуым матур, бергә укыган кызлар көнләшә дә хәтта. Юк инде, төксе чырай, мыскыллы караштан башканы күргәнем юк. Аның каравы, җае чыккан саен бөтен сыйныф алдына чыгарып мәсхәрәләргә ярата иде беренче укытучым. ”Тырнагын да кисмәгән, карагыз әле бу нәмәрсәгә”, “юньләп чәйни дә белмисең бит, хәстерүш” һәм башкалар, һәм башкалар.
Хәер, бу сәер гамәлен үсә төшкәч аңлый башладым кебек, ә ул чакта гелән үземне гаеплегә саный идем. Шулай бит ул, башлангыч сыйныф баласы, гадәттә, мөгаллимә апасын алиһә урынына күрә, аның һәр сүзенә ышана. “Ярамыйм икән, димәк, мин начар, бүтәннәр кебек түгелмен”, дип уйлый. Бик кызганыч. Өйдәгеләргә бу хакта әйтмим. Тәнәфестә малайлар тәрәзә ваткан өчен укытучының мине сүгүен дә әйтмим. Еламыйм да. Әллә шул еламаганга бигрәк тә ачуы кабара бу укытучы апаның, белмәссең.
Хәтердә, галәмәт салкын кышкы иртә иде. Гадәттәгечә, мәктәпкә барырга чыктым. Дөм караңгы, ара-тирә саран гына утлар шәйләнә. Әкрен генә атлыйм. “Бүген тагын ни дип тиргәр микән инде укытучы апа?” – дип уйланам. Уф... Шулчак нидер булды, аңламый да калдым. Аяклар үзеннән-үзе мәктәпкә түгел, бөтенләй икенче сукмакка алып кереп китте. Кемдер җитәкләп барган кебек. Мәктәпкә бармадым ул көнне. Озак кына урамда йөрдем дә, ныклап өшегәч, түбән очта яшәүче апаларга җылынырга кердем. Гаҗәпсенгән хуҗабикәгә: “Бүген иртәрәк җибәрделәр”, — дип ялганладым. Гомер алдашмаганны. Өйрәнәсең икән шул башыңа төшкәч. Тәрәзәдән мәктәптән кайтучылар күренүгә, мин дә өйгә юлландым. Ул-бу сизелмәде, барысы да тыныч кына үтеп китте. Шул көннән башланды минем урам таптап йөрүләр. Аяклар үзеннән-үзе мәктәптән кире якка “әйдәли”. Эшкә баручы апалар гаҗәпсенеп кала, билгеле. “Кая бара бу бала?” — диләр. Мин инде кайчак авыл башына кадәр тәпилим. Ничек салкын тиеп авырмаганмын, әле булса аптырыйм... Күпме вакыт шулай “сәяхәт кылганмындыр”, белмим.
Көннәрнең берсендә ни сәбәпледер эштән иртәрәк кайткан әнием каршылады. Аның мондый да ярсу-усал чагын күргәнем юк иде әле. Йөзе кып-кызыл, иреннәре дерелди. Кулына уклау тоткан. “Кайда йөрдең?” — ди. “Укудан кайттым”, – дидем. Шуннан ни булганын сөйләп тормыйм, ярыйсы эләкте. Әнине директор абый белән укытучы апа чакырткан икән, “Нигә балагыз мәктәпкә йөрми”, дип. “Бәй, көн дә иртән чыгып китә бит мәктәпкә”, — ди икән аптырашка калган әнием.
Ниләр булгандыр ул җыелышта, белмим, кыскасы, почмакта да басып торырга, моңарчы ишетмәгәнне тыңларга да туры килде. Гаеплемен, шуңа күрә үземне яклап каршы сүз әйтмәдем. Тулы бер дәреслекне беренче битеннән ахырынача кычкырып укырга кушты әни. Укыдым, тавышым карлыгып беткәнче, күзләр әлҗе-мөлҗе килгәнче. Әнием бик озак тынычлана алмады. Иң кыены – иртәгә мәктәпкә барасы, ниләр күрер икән башкаем.
Иртәгәсен абый җитәкләп сыйныф бүлмәсенә кертеп куйды. Ике малай гына утыра иде әле, бүтәннәр күренми. Берни сорашмадылар, яңа күргәндәй текәлеп карап тордылар. Ә иң гаҗәбе... Укытучы апа да эндәшмәде, гадәтенчә тиргәмәде. Такта янына чыгарып, өйгә бирелгәнне генә сорады. Мин инде кичә ятлап бетергән идем, һич тотлыкмый-нитми җавап бирдем. Әле уйлыйм, күрәсең, җыелышта директор абыйдан әнигә генә түгел, укытучыга да ярыйсы “өлеш” чыккандыр. Беренче сыйныф баласының ни сәбәпле укырга йөрмәвен шул гомер төпченмәгән мөгаллимәгә рәхмәт әйтмәгәннәрдер, мөгаен.
Әлеге вакыйгадан соң хәлләр бераз җайланды. Артык каты, турыдан-туры бәрелергә курыкты, ахры, укытучы апа. Җае чыкканда мыскыллап ала иде, әлбәттә, тик инде моңа бик исем китмәде, күнегелгәндер, ихтимал.
Шул рәвешле, ниһаять, өченче сыйныфны да тәмамладык. Беренче укытучыбыз белән аерылышу мизгелләре җитте. Яраткан укучылары, “әләкчеләр командасы” (андыйлар да бар иде) балавыз сыкты-сыгуын. Ә мин очар коштай талпындым, шундый рәхәт, күңелле, кысан читлектән котылдыммени! Миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул көнне.
Яңа сыйныф җитәкчебез яшь кенә укытучы иде, һаман да рәхмәтләр укыйм үзенә. Сабый күңелен тирәнтен аңлый торган, гаҗәеп сизгер, игелекле җан иясе булып чыкты ул. Фәкать Укытучы, Тәрбияче сыйфатында дөньяга килгән диярсең!
Менә шулай. Ә теге беренче сыйныф укытучысы нилектән үзен шулай сәер тотты икән, дисезме? Ихтимал, белем ягы саерак булгангадыр. Бик еш ялгыша, хаталана иде ул дәресләрендә. Ачык дәресләре дә көч-хәл белән генә үтә. “Башлангыч сыйныф программасын да белми бит юньләп”, – дигәннәре истә бүтән укытучыларның”.
Ханым туктап калды, уйчан карашын тәрәзәгә төбәде. Кинәт “ишек каккан” балачак истәлекләреннән тиз генә арынуы читендер. Комачауламыйк. Хәтер йомгагын яңартып алу үзенә күрә бер җан тынычлыгы, чистарыну-пакьләнү ич ул..

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

                                                                                      

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: