-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 ноябрь , 21:05

"Табылды. Үлгән"

Башкортстанда югалган 45 яшьлек хатын-кызны үле килеш тапканнар. Бу хакта «БашРегионСпас» эзләү-коткару отряды активистлары хәбәр итә.

"Табылды. Үлгән"
"Табылды. Үлгән"

«Парус» клубы хәбәр иткәнчә, Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында яшәүче хатын-кыз 21 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә үзе белән акча да, нинди дә булса документлар да алмыйча, билгесез юнәлештә өеннән чыгып киткән. Туганнары аның элек беркайчан да озакка беркая да китмәвен, һәм кемгәдер йөрү, шулай ук танышларында утыру гадәте булмавын сөйләгән.

Югалган хатынның психик сәламәтлеге белән проблемалары булган, дип билгеләп үтелә.

Волонтерлар бүген иртән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемнәрендә моңсу хәбәр бастырды: "Табылды. Үлгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - дип яза «БашРегионСпас» вәкилләре.

Хатын-кызның кайда булганлыгы һәм үлеме сәбәпләре аныкланмый.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: