9 ноябрьдә Сургут юлында Башкортстаннан бер гаилә һәлакәткә очрый. Әти-әниләре һәм ике улы Renault Sandero автомобилендә барган һәм шәһәрдән ерак түгел юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, кичке сәгать бишләр тирәсендә җиңел машина каршы як полосага чыга, анда ярымприцеплы Камаз белән бәрелешә. Машина йөртүче һәм аның өч пассажиры, шул исәптән ике балигъ булмаган бала, алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Фаҗига нәтиҗәсендә Гафури районында туган 39 яшьлек Фидәлия һәм аның 40 яшьлек ире Илнур һәм аларның уллары 17 яшьлек Ринат һәм 7 яшьлек Илшат (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелде-ред.) һәлак булган. Соңгы елларда гаилә Нефтеюганскида яшәгән. Олы улы анда индустриаль институт филиалында укыган, ә аның энесе әле мәктәпкә киткән генә.
Фаҗига буласы көнне гаилә әгъзалары Сургутка кунакка китеп барган. Бу көннәрдә гаилә башлыгы ялда була һәм алар туганнары янына юллана. Шәһәргә кадәр алар нибары 28 чакрым гына барып җитмәгәннәр...
Коточкыч һәлакәтнең сәбәпләрен һәм шартларын юл полициясе хезмәткәрләре ачыклаганчы, һәлак булганнарны туган Башкортстанга алып кайттылар. Туганнары хәбәр иткәнчә, дүртесе дә республиканың Гафури районындагы Үзбәк авылында җирләнде.
Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын!
Фото: "ГАИ по Югре/соцсети"