Русия Тикшерү комитеты башлыгы Уфада этләр һөҗүменә бәйле тикшерү оештырырга кушты. Башкортстан башкаласында бер көтү сукбай этләр белән булган хәл тикшерүчеләрнең югары кабинетларына кадәр барып җитте - шимбә көнне ведомство матбугат хезмәтендә отчет тоттылар.
Искәртеп узабыз, гадәттән тыш хәл узган җомгада, 22 ноябрьдә, Инорс микрорайонында булды. Шәһәр камералары бер кызның үзен чолгап алган йортсыз этләрдән котылырга омтылу мизгелен төшергән. Өметсезлеккә бирелеп, ул боз ярыла торган сазлыкка таба китә — нәтиҗәдә тездән суга бата. Якында гына булган ике ир этләрне куып тараткан.
Инцидент факты буенча тикшерүчеләр шөгыльләнә башлаган, аны Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә куйган. Тикшерү гамәлләренең барышы турында ведомствоның урындагы идарәсе җитәкчесе хисап тотарга тиеш булачак.
фото: башинформ