Сочи — Анталья рейсын башкарган «Азимут» авиакомпаниясе самолеты 24 ноябрьдә аэропортка төшеп утыргач яна башлаган. Пассажирларны аэровокзалга китергәннәр, дип хәбәр итәләр авиакомпаниядә.
"Җил нәтиҗәсендә "грубая посадка" булды. Командир кабартылган траплар буенча эвакуацияләү турында карар кабул итте. Пассажирлар аэровокзалга исән-имин китерелгән. Зыян күрүчеләр юк", - диелә "Азимут "ның рәсми хәбәрендә.
Авиакомпания кире рейсны башкару өчен резерв борт әзерли.
«Авиаинцидент» телеграм-каналында бастырылган мәгълүмат буенча, инцидент "козление" (самолетның шассие җиргә тигәч сикереп куюы) аркасында килеп чыккан. Очып китү-утыру полосасына ике тапкыр кагылганнан соң, беренче двигатель янында сизелерлек удар булган, шуннан соң соңгысы яна башлаган. Һава судносы туктаганнан соң кешеләрне эвакуацияләү башланган.
Фото: "ЧП Сочи, телеграм"