Эзләүләрнең 4нче көнендә Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Караидел районында боз астына киткән ирне тапкан. Социаль челтәрләрдә комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, бүген водолазлар 9 метр тирәнлектән 59 яшьлек ирнең гәүдәсен тартып чыгарган.
«Ныгып җитмәгән боз ярылган һәм ир санаулы секундларда су астына киткән, ярга 100 метр чамасы барып җитмәгән. Шаһитлар аңа ярдәм итәргә тырышып караган, ләкин коткаручыларның берсе шулай ук боз астына төшеп киткән. Аны коткарып өлгергәннәр һәм шунда ук дәваханәгә алып киткәннәр. Коткаручылар җиде метр тирәнлектән велосипедны икенче көнне генә алган. Эзләүләр катлаулы шартларда бүгенге көнгә кадәр дәвам итте, 30 минут элек ирнең гәүдәсе табылды һәм судан чыгарылды», - диләр МЧСның матбугат хезмәтендә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, җиде ел элек бу ир хатыны һәм дусты белән бергә шул ук урында көймәдә йөзгәндә әйләнеп капланган булганнар. Ул чагында ул үзе генә исән калган...
Элегрәк бу көннәрдә "Белка" кушаматлы этнең фаҗига булган урында хуҗасын көтүе турында хәбәр иткән идек. Туганнарының аны өенә алып кайтырга тырышуына карамастан, тугры дусты хуҗасын яңадан каршы алу өметен өзмәгән иде...
Фото: "МЧС по РБ"