-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 ноябрь , 13:45

Караидел Хатикосы хуҗасын көтә...

Коткаручылар дүртенче көн инде Караидел районында боз астына киткән ирне эзли.

Караидел Хатикосы хуҗасын көтә...
Караидел Хатикосы хуҗасын көтә...
Велосипедчы су астына киткән урында аны тугры эте көтә, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов.

Ул Караидел елгасында эзләүләр алып барылуын сөйләде. Водолазлар елга төбен 7 метрдан артык тирәнлектә тикшерә. Һавадан вертолет хәлне күзәтә.

"Коткаручылар әлегә велосипедны гына тапты һәм су төбеннән күтәрә алды. Бу көннәрдә "Белка" кушаматлы эт фаҗига булган урында хуҗасын көтә. Туганнарының аны өенә алып кайтырга тырышуына карамастан, тугры дусты хуҗасын каршы алу өметен өзми", - дип хәбәр итте Кирилл Первов.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, вакыйга 24 ноябрьдә булган. Велосипедчы, өенә юлны кыскартырга тырышып, Караидел елгасы аша узарга була, анда боз калынлыгы - нибары 2 см булган. Ир боз астына төшеп батып үлгән...

Фото: Кирилл Первов, телеграм

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: