Уфаның Октябрь районы прокуратурасы күпкатлы йорт лифтында әтисенең кечкенә улы белән рәхимсез мөгамәләсе турындагы җинаять эшен судка юллаган. Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәүдә гаепләнүче кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланды.
"Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 6 ноябрендә көндез ир, гаиләсе белән Уфада Академик Королев урамындагы күпфатирлы йортта лифт янында булганда, улының уң аягына шактый көч белән тибә. Нәтиҗәдә, 6 яшьлек малай лифтның ачык кабинасына очып кереп, башы белән бәрелә, ә аның әтисе, кабат кыйнау белән янап, тупас мыскыллау һәм кимсетү сүзләрен әйтә башлый", - диделәр прокуратураның матбугат хезмәтендә.
Бу хәл мәгълүмат чараларын һәм социаль медиа мониторингы барышында ачыкланды һәм видеоязма белән озатып барылды. Ирнең шәхесе оператив рәвештә ачыкланды, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Ир гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Уфаның Октябрь районы буенча мировой судьясына җибәреләчәк.
фото: башинформ