-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 ноябрь , 17:05

Тиз генә баерга теләгәннәр...

Ханым элек кертелгән акчаларын кире кайтару өчен юристка мөрәҗәгать итәргә булган, ләкин монда да аферистларга эләккән. Зыян күрүче югалткан 2,5 миллионын кайтарырга теләп ялган белгечкә 500 мең сумнан артык шәхси тупланмаларын биргән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне ала алмаган...

Тиз генә баерга теләгәннәр...
Тиз генә баерга теләгәннәр...
Республикада яшәүчеләр мошенниклар гамәлләре аркасында 8 миллион сумнан артык акча югалткан.
 
Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 17 хәбәр кергән.

Уфа шәһәре буенча 7нче полиция бүлегенә медицина учреждениесенең 60 яшьлек хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз социаль челтәрләрнең берсендә инвестицияләр кертүдә җиңел табыш алырга тәкъдим иткән реклама белдерүенә җавап биргән. Мөрәҗәгать итүче сайтта теркәлү узган һәм тиздән аның белән, янәсе, финанс белгече элемтәгә кергән. Шалтыратучы инвестиция компаниясе турында сөйләгән һәм беренче килешүне төзеп карарга тәкъдим иткән. Беренче капитал салулардан соң уфалы табышның сизелерлек артуын сизгән, шуңа күрә җинаятьчеләр киңәше буенча күбрәк акча салган. Ул фатирын саткан, кредит рәсмиләштергән һәм 2,5 миллион сумнан артык сумманы «инвестиция " счетына күчергән.

Аннары счеттан акча алу омтылышы уңышсыз тәмамланганнан соң, мошенниклар белән эш итүен аңлаган. Алга таба медицина хезмәткәре элек кертелгән акчаларын кире кайтару өчен юристка мөрәҗәгать итәргә булган, ләкин монда да аферистларга эләккән. Зыян күрүче ялган белгечкә 500 мең сумнан артык шәхси тупланмаларын биргән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне барыбер ала алмаган...

Нефтекама шәһәре буенча полиция бүлегенә шундый ук гариза белән 30 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Танышу сайтында гариза биреп, ул бер кыз белән танышкан. Озак та үтмәстән кыз аңа, янәсе, үзе берничә ел шөгыльләнгән өстәмә акча эшләү ысулын тәкъдим иткән. Эшнең асылы - биржада валюта белән сәүдә итү. Тәкъдим белән кызыксынып, ир-егет 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм «финанс аналитигы» җитәкчелегендә аларны "отышлы" проектка салган. Әмма акчаны счеттан чыгаруның уңышсыз омтылышыннан соң, граждан, үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сезгә таныш булмаган кешеләр белән телефоннан яисә мессенджерларда аралашканда бик сак булырга кирәклеген искәртә. Тиз акча эшләү вәгъдәләренә ышанмагыз! Акчаны чит кешеләргә күчермәгез!

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: