Башта ир белән хатын үз-үзләрен үтергән дигән хәбәр таралган иде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, гаилә башлыгы хатынын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Хокук сакчылары шундый версиягә тукталган.
Кич белән, өч бала йокларга яткач, аларның әти-әниләре гаражга киткән. Анда алар ачуланышкан, ир хатынын көнләгән. Ниндидер мизгелдә ул трос белән хатынын буып үтергән. Аннары ул, бәлки, барысын да үз-үзен үтерү дип күрсәтергә тырышып карагандыр, ләкин шулай да үзе дә хәлиткеч адым ясарга батырчылык иткән. Әти-әниләренең гәүдәләрен кызлары тапкан. Урынга полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, медиклар килгән.
Өч бала әти-әнисез калган. Хәзер алар туганнарында.
Шул ук вакытта күршеләр гаилә турында уңай фикердә. Фаҗиганең сәбәбен хокук сакчыларына ачыкларга кирәк булачак.
Фото:«Честный репортаж»