1 декабрь кичендә Калтасы районының Краснохолмский авылында зур янгын чыккан.
Анда 4 яшьлек бала һәм пенсионер хатын һәлак булган. Бу хакта төбәк МЧСы хәбәр итә.
Фаҗига Горький урамындагы ике катлы кирпечтән төзелгән күпфатирлы йортта була. Ведомствода сөйләүләренчә, өч балалы авырлы хатын булган беренче каттагы фатирда түшәм янган. Ана, балаларын алып, урамга йөгереп чыккан. Ут тиз арада күрше фатирларга, уртак коридорларга тарала башлаган һәм өскә менгән.
Икенче катка җиткәч, ялкын тагын бер күпбалалы гаиләнең - 30 яшьлек хатынның һәм аның өч баласының котын алган. Аларның икесен ул урамга чыгара алган, ә өченчесен – 4 яшьлек улын - төтен эчендә таба алмаган. Мөгаен, бала уттан качкандыр. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар малайны янган бинадан чыгара, ләкин бу вакытка ул инде үлгән була. Аның әнисе төтен сулап, аңын югалта, аннары комага китә. Әле ул реанимациядә. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр беренче катта һәлак булган 70 яшьлек хатын-кызны тапкан.
Янгыннан 6 фатир һәм йорт түбәсе зыян күргән, мәйданы 900 квадрат метр тәшкил иткән.
Фото: кп.ру