-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 декабрь , 09:25

Авариядән соң хәтерен югалткан

Ырынбур өлкәсендә Башкортстанда яшәүче хатын-кыз катнашлыгында авария булган.

Авариядән соң хәтерен югалткан
Авариядән соң хәтерен югалткан
Кыз, җиңел машинасына идарә итә алмыйча, юл читенә чыгып очкан. Баш җәрәхәтеннән ул хәтерен югалткан һәм үзе турында берни дә әйтә алмый.

Юл-транспорт фаҗигасе шаһитлары сүзләренчә, зыян күрүче шәхси мәгълүматларын хәтерләми, аның телефоны блокланган, якыннарыннан ул беркем белән дә элемтәгә керә алмый.

"Фамилиясен дә, исемен дә белми, үзенә ничә яшь икәнен әйтә алмый. Башта ул үзенең Воздвиженкадан икәнлеген әйтте. Телефон блокланган. Туганнарын табуларын сорый", - дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә бу хәлнең шаһиты. Ул аның Хәйбулла районыннан булу ихтималлыгын да фаразлый.

Аннары кызның туганнары табылуы турында хәбәр иттеләр.

"Туганнары табылды. Воздвиженкадан. Әнисенә хәбәр иттеләр инде. Тизрәк савыксын», - диелә социаль челтәрләрдә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: