-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 декабрь , 11:05

Исерек водитель инспекторны бәргән

Аның гаебе белән тагын ике кеше каза күргән. Бер ханым үлгән.

Исерек водитель инспекторны бәргән
Исерек водитель инспекторны бәргән
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, кичә Уфада 22 сәгать тирәсендә исерек машина йөртүче «Киа Рио» автомашинасында Сельская Богородская урамы буйлап Ферин урамы юнәлешендә барган.

«Рено Логан» һәм «Шкода Октавия» катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте урынын урап узарга тырышып, ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм аннан килгән «Ниссан Тирано» автомашинасы белән бәрелешә. Бәрелешүдән соң транспорт чарасы аергыч полосада торган юл-патруль хезмәте инспекторына, «Рено», «Шкода» йөртүчеләренә һәм эвакуаторга бәрелә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Шкода» пассажиры һәм юл-патруль хезмәте инспекторы ашыгыч медицина ярдәме машинасы белән хастаханәгә китерелгән. Билгеле булганча, хатын-кыз, аңына киләлмичә, алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесенең реанимация бүлегендә үлгән.

37 яшьлек «Киа» йөртүчесен тикшерү сулаган һавада 0,906 мг/л пар алкоголь күрсәткән (мөмкин булган норма чиге - 0,16). Хәзерге вакытта машина йөртүче тоткарланган.

Фото: "ГАИ по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: