Әфганстанда бер әти үзенең 9 яшьлек кызын 54 яшьлек ир-атка 2200 долларга саткан, дип хәбәр итә "Mash.ru" телеграм-каналы.
Язмада билгеләп үтелгәнчә, әти кеше сатып алучыдан кызын кыйнамауны сораган.
Басма бу хәлнең ваидеосын да бастырган: кадрларда күренгәнчә, кыз янына олы яшьтәге бер ир килә, аны кызның әтисе ачык йөз белән каршы ала. Сатып алучы камера каршысында аңа акча бирә. Акчаны алучы рәхмәт сүзләре җиткерә.
Соңгы кадрларда сатып алучы кыз белән бергә өйдән чыга. Кыз, күрәсең, нәрсә булганын аңлап, каршылык күрсәтә. Шулай да аны ата-ана йортыннан алып чыгып китәләр.
Мондый хәлләрдән Аллаһ сакласын!
Фото: "Башинформ"