+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 декабрь 2024, 03:50

Торак алу өчен хатынын яндырган

Уфада хатынын рәхимсез үтерүдә гаепләнгән ир-атка хөкем карары игълан ителде.

Торак алу өчен хатынын яндырганТорак алу өчен хатынын яндырган
Торак алу өчен хатынын яндырган
Узган елның гыйнварында бу бәндә Федоровка авылында, эчендә үзе хәрәкәт итә алмаган хатыны барлыгын белә торып, йортка ут төрткән. Бәхетсез шунда янып үлгән.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ир белән хатын табын корган һәм шул вакытта иргә, мохтаҗ булып, яңа торак алу өчен йортны яндыру идеясе килгән. Ул бер аягына аксаган һәм таяк белән генә йөргән хатыны эчтә булганда, иске киемнәргә спирт сибеп ут төрткән. Хатын физик кимчелеге аркасында янгыннан чыгып өлгермәгән, өстәвенә, ул исерек булган. Хатынының януын белгән ир тыштан тыныч кына карап торган.

Ул гаебен танымаган. Суд аны 15 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән. Менә бит, яңа торак та булды.

Фото: "пресс-служба Следкома РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас