+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 декабрь 2024, 04:15

Ирен заказ биреп үтерткән

Дуван районында коточкыч хәл булган.

Ирен заказ биреп үтерткәнИрен заказ биреп үтерткән
Ирен заказ биреп үтерткән
Бер хатын ике шешәдәшенә үзенең элекке ирен үтерергә заказ биргән.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның августында мәҗлес вакытында хатын ике танышына үзенең элекке тормыш иптәшенә зарланган, тегесе аңа җәзалау белән янавын өстәгән. Ирләр аның өенә килгән һәм тегене бик каты кыйнаганнар. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче үлгән. Моннан тыш, җинаятьчеләрнең берсе Сальевка авылында яшәүчедән акча урлауда гаепләнә. Алар үз гаебен таныган.

Салават районара суды аларга карата хөкем карары чыгарды. Ирләргә катгый режимлы колониядә 7 ел һәм 8 айга ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән. Кызы 14 яшькә җиткәч, хатынга да 4 ел 10 ай гомум режимлы төзәтү колониясендә утырып чыгарга туры киләчәк.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас