+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 декабрь 2024, 06:50

Әтисенә кул күтәргән бала игелек күрмәс

Әнием: “Андый миһербансыз җан кыска гомерле була”, – ди иде...

Әтисенә кул күтәргән бала игелек күрмәсӘтисенә кул күтәргән бала игелек күрмәс
Әтисенә кул күтәргән бала игелек күрмәс
Бервакыт ирем нык кына эчә башлады. Эчкән кешене күрми генә үстем дип әйтә алмыйм, тик исерек абый-апалар миндә тискәре хисләр тудыра торган булды. Ничек тә алар яныннан китеп котылырга тырыша идем. Ә үз иреңнән кая китеп котыласың? Кешегә сөйләве оят, тизрәк аны кеше кыяфәтенә кайтару ысулларын эзлисең. Ләкин ул чирдән тиз генә котылып булмавын, ярдәм кирәген аңлыйсың. Балалардан да ярдәм сорарга туры килә.

“Гөнаһы тотты, озак яшәмәде...”

Быел бигрәк тә авыр булды, чөнки сәламәтлегем какшап, операция ясаттым, хуҗалыкта, бакчада эшләргә хәлем юк. Шулай да акрын гына аякка басам, ашарга әзерли ала башладым, мунча керә алам. Ирем авыр эшләрне үз өстенә алып, андый авырлыкларны, гомумән, тормышыбызда киметү ягын карый башладык.
Каян килеп чыкты бу аракы эчү дигән бәла, ничек башланды – үзем дә хәтерләмим инде. Котылу чарасын эзләп карыйм, үгет-нәсыйхәт керми икән эчкән кеше башына. Бәлки, аның акылы җитәр дип, ярдәмгә олы улыбызны чакырдым. Бергәләп уйлыйбыз, тик без уйлаган ысулларны әтисе дә, безнең тормыш та кабул итми. Тагын уйлыйбыз.
Беркөнне Уфадан иптәш хатын шалтыратты, аның да проблемасы шул ук икән. Сөйләшеп киттек. Аның уенча, эчүен ташласын өчен малае әтисенә кул күтәрергә, хәтта тәпәләп алырга тиеш. “Безнең әтине энем кайтып ярса, озак кына эчми тора, әниебезне ике-өч ай рәнҗетми яши иде”, – диде ул.

Юк, бу – Аллаһ кабул итми торган эш. Шулай икәнен мин тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Әнием дә бу сүзне гел кабатлады. “Улы әтисенә кул күтәрсә, кыска гомерле була”, – ди иде ул.
Үз танышларымның тормышына күз салам: К. абыйның иң яраткан һәм иң чибәр улы Г. абый иде. Бу абый, үсеп җиткәч, әтисе эчсә, аны гел кыйнаган икән. Әнисен кызганып шулай иткән, диләр, чөнки К. абый җиңгине нык яратса да, эчкән вакытында бик холыксыз булган. Г. абый, чынлап та, кыска гомерле булды, уллары әтисез үсеп, балигъ булдылар.
Иптәш хатынга бу абый турында сөйләмәсәм дә, аның әтисен кыйнаган шул энесе, ишетүемчә, дүрт ел элек дөнья куйды бит, яшь иде әле ул – шул исемә төште. Күрәсең, аларның гаиләсендә бу акылны балаларга җиткерүче кеше булмаган. Тагын да әниебезнең акыл хәзинәсе булуына ифрат горурланам.

Балалар, бигрәк тә ир балаларга мөрәҗәгать итеп әйтәм: әтиегезгә бервакытта да кул күтәрмәгез! Ул нинди хәлдә булуга карамастан, түзегез. Эчкечелек – авыр чир бит ул. Акыл белән эш итәргә, чирне дәваларга кирәк.

“Әниегезне үтергәнбез бит!”

И. абый белән Р. апаның бергә яшәүләренә инде илле еллап бардыр. Тату, тигез гомер кичерде алар безнең авылда. Уллары һәм кызлары башлы-күзле булып, авылдан чыгып киткәннәр иде инде, өйләрендә икесе генә торып калды. И. абыйның куллары алтын, кайда, кемдә нәрсә ватылса, төзәтеп бирә, ишек-тәрәзәләр яңартып, коймалар коеп вакытын үткәрә ул. Ә Р. апа, өйдәге эшләрне җитез генә карап, тәмле ашын пешереп, келәткә чыгып китә. Аннан бодаймы, тарымы алып, тавыкларына сибә. Бодай арасыннан эзләп табып, яшерен шешәсеннән бераз аракы йотып куя. Кайчан һәм ничек башлангандыр аның бу гадәте – ул үзе дә хәтерләми. Артыгын кыланмаса да, кәефен күтәреп йөри торган булган ул шулай.
Кәефләнгәч, җырлап та җибәрә, тавыкларының һәрберсенә кушамат биреп, шулар белән сөйләшергә керешә иде:
 
– Чуарбикә, йомырка салдыңмы әле? Коймак камырына кирәк иде.
– Көрәнкойрык, чебиләреңне санап кына тор, берсе дә югалмасын!
 
Әтәчкә дә сүз кушмыйча калмый, иртән бигрәк вакытсыз уятканы өчен тиргәп, өйгә кереп караватына ята да бераз черем итә. Шуңадыр, исергәне сизелми иде аның.
Бик тә салкын бер көз көнендә шулай Р. апа, һәрвакыттагыча, келәткә кереп китә. Бодай арасындагы шешәсеннән ару гына йотып, кесәләренә ярма тутыра да тавыклары янына чыга. Ләкин бу юлы сөйләшеп тормый, кире келәткә таба атлый. Келәттә яшерен эше бар сыман, як-ягына каранып, аннары ишеген эчтән бикләп куя. Ул арада И. абый кайтып, өйгә кереп китә һәм аның артыннан ук җиңел машинасы белән олы малайлары Р. килеп туктый. Ихатага кергәч, Р.нең күзе келәт ишегенә төшә. “И-и, әти келәтне бикләми кергән”, – ди дә йозак белән келәт ишеген бикләп, ачкычын өй алдындагы билгеле кадакка элеп керә.
Әтисен кочаклап:
 
– Әни кайда? – дип сорый.
– Күршеләргә кергәндер, ишек алдында күренмәде. Керер, машинаңны күрү белән керер, – ди әтисе. – Утыр, хәзер чәй куеп жибәрәм.
 
Болар әтиле-уллы икесе чөкердәшеп чәй эчә, Р. апа һаман юк. Караңгы да төшә. И. абый карчыгын күршеләргә кереп эзләргә була.
Ихата утын яндырып күтәрмәдән төшә, капканы ачып караса – күрше хатыны урамда ахирәте белән сөйләшеп тора.
 
– Р. сездә түгелмени? – дигәч, ул:
– Юк, И. абзый, бүген бөтенләй кермәде ул безгә... – дип җавап бирә.
И. абый келәтне ачып карамакчы булып барса, ул бикле. Күңелендә шик туа абзыйның, өй ишеген ачып, малаен чакыра. Ачкычны алып келәтне ачсалар – Р. апаның гәүдәсе кулларына авып та төшә. Күлмәкчән генә хатынның аяк-куллары боздай салкын була.
 
– Әнкәңне туңдырып үтергәнбез! – дип, И. абый елый икән, ә улы тиз генә күршеләргә хәбәр итеп, авыл карчыкларын җыеп алып килгән.
Карчыклар, төне буе елап, “мәет” янында утырып чыккан. Иртә белән сулар әзерләп, Р. апаның гәүдәсен юа башлаганнар. Мәет юу эшен авылыбызда яхшы үзләштергән Факия апа, кинәт туктап:
– Бәрәкәт! Р. исән бит! Култык астында бер җылы ноктасы бар. Шулай булгач, ул үлмәгән! Сыздык моннан, карчыклар! – дигән дә үзе беренче булып чыгып тайган, аның артыннан мыштым гына башкалар да тезелешеп кайтып киткән.
 
Улы: “Әти, мин Ш. абыйны алып киләм”, – дип, доктор артыннан йөгергән. И. абый һаман бернәрсә дә аңламыйча ак чүпрәк белән аннан-моннан гына төрелгән таныш гәүдәгә карап утырган да утырган.
Ш. авылыбызның бердәнбер докторы булганлыктан, кеше чирлиме, сыермы – аны чакыралар иде. Р. әнисенең хәлен юлда аңа сөйләгәндер. Ул, бер сүз дә әйтмичә, кесәсеннән спиртлы шешә чыгарып, мамык кисәген чылатып, Р. апаның борынына тидергән. Аннары мамыкны борыннан ераккарак алып киткән, мамык артыннан Р. апа ияреп калыккан һәм төп-төз итеп торып утырган. Шушы минут эчендә И. абыйның ала-кола чәче ак бәс каплаган кебек агарып чыккан.
 
И. абый белән Р. апа тагын дистәләп ел тигез яшәделәр, әмма бу хәлләрдән соң аларның өендә “аракы” дигән сүзнең “а” хәрефенә дә урын булмады.

Наҗия ГӘРӘЕВА,
“Алтын башак” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас