Авыл халкы ярдәмендә чалынган 13 баш сыер эшкәртелеп бетте. Итне алдан әзерләнгән урынга урнаштырдылар. Шулчак баш зоотехник янына әлеге терлекләрнең чалынуына сәбәпче булган Мидхәт килеп: “Миңа бераз ит бирмисеңмени?” – диде...
...Мидхәт шушы авылда туып үсә. Әтисе Закир белән әнисе Хәдичә колхозда эшлиләр. Гомер буена ярлы-ябагай, байларга хезмәтче булып яшәгәнлектән, икесе дә мул тормыш күрми. Гаиләләре бик зур. Ничек тә очын-очка ялгап, көн күрсәтеп үстерде алар балаларын. Үсеп җиткәч, канат чыгарган кош балаларыдай, алар туган йорттан очалар да китәләр шул. Аларныкы да шулай таралышты. Әти-әниләренең картлык көнендә авылда нибары ике малайлары калды. Олысы – Мидхәт, кечесе – Илшат. Мидхәт яшьтән үк колхоз малларына көтүче булды, ә Илшат 6нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң башкача укырга бармады, укырга теләге юк иде аның. Колхозда төрле эшләрдә йөрде.
Мидхәт гаилә корды. Балалар үстерделәр, тик хатыны гына эшкә ярамады. Әллә хәйләкәр, әллә чыннан да авыру булды. Мидхәткә балалар үстергәндә бик авырга туры килде, әлбәттә. Ул чакта колхозда эш өчен көненә бер таяк кына язалар иде шул. Алтмышынчы елларда, эш хакы акчага күчерелгәч, тормыш та арулана башлады. Бик зур булмаса да, өй салып керделәр. Акрынлап еллар үтә торды. Балалар үсеп, төрлесе төрле якка таралышты. Ә инде 80нче елларда алар өйдә хатыны белән икәү генә калдылар. Хатыны төскә-башка бирешеп бармаса да, үзен эшкә яраксыз дип санап, һәрвакыт өйдә булды. Хәтта өй янындагы бәрәңге бакчасына да чыгып әйләнми иде ул. Ә Мидхәт көне буе колхоз көтүе көтеп кайтып, бераз хәл алгач, бакчага чүп утарга чыга иде. Бик арыганда кайчак бераз әче бал да капкалады Мидхәт. Эчү белән мавыкмаса да, кичтән салса, иртәгәсен махмырдан эшкә килә. Махмырдан еш кына эш өстендә йоклап киткән чаклары да була. Ә инде маллар, яннарында көтүче булмаганда, үз җаена таралыша. Соңыннан Мидхәткә аларны табып бер урынга туплап алып кайту бик авырга төшә иде.
Сиксәненче еллар уртасында колхозга баш зоотехник булып югары белемле, югары категорияле Фәрит эшкә кайтты. Ул – шушы ук авылда туып үскән егет. Аны терлекчелектә эшләүчеләрнең барысы да таный. Ул бик таләпчән булып чыкты. Берәрсе “Бу эшне эшли алмыйм”, – дисә, Фәрит аңа үзе эшләп күрсәтә иде. Бер дә мин түрә дип тормады. Баш зоотехник килгәч, уртача савым күзгә күренеп артты, сөтнең сыйфаты да, майлылыгы да яхшырды. Тик, әллә үз эшен яхшы белгәнгә, әллә көнләшүчеләр түрәләргә аның турында уйдырмалар сөйләгәнгә, колхоз рәисе дә, идарә җитәкчелеге дә аны яратмады. Аңа хәтта эш машинасы да бирмәделәр. Ә колхоз зур. Маллар күп. Фермаларның иң якыны 5 чакрымда булса, иң ерагы 18 чакрымда иде. Көн саен булмаса да, ике көнгә бер тапкыр барлык фермаларны да йөреп кайтырга кирәк Фәриткә. Машина булмагач, җәяү инде. Ә бу көнгә 38-40 чакрым. Эш өчен янып йөргән Фәрит түзә иде. Ә ферма мөдирләре эшкә бары тик мал азыгы урлау, яисә күз буяу өчен генә киләләр диярсең. Колхоз рәисе аларны хәтта нарядка да дәшми, барлык сорауларга җавапны Фәриттән генә ала.
Туксанынчы еллар башы. Август ае яңгырсыз һәм эссе булды. Колхозда урып-җыю да тәмамлану алдында. Кырда рапс кына урылмаган. Баш зоотехник, җәйләүгә килеп, малчыларга кисәтү ясады: “Берүк малларны рапс җиренә кертә күрмәгез, сабагында һәм орлыгында шикәр күп, маллар аны ашаса, һичшиксез, күбенәчәк”, – диде. Күпчелек малчылар бу сүзләрне кабул итте. Тик Мидхәт кенә әллә тыңлады, әллә юк, бер як читтә тәмәке тартып утырды.
Бер көнне баш зоотехник иң еракта урнашкан сарык фермасына китте. Җәяү, әлбәттә. Көне буе фермаларда булып, кичке сәгать 5кә генә кайтып җитте. Нык арыган иде. Шулвакыт аның янына парторг кереп: “Әйдә, Фәрит абый, җәйләүгә барып киләбез, колхоз рәисе машинасын бирде”, – диде. Икәүләп җәйләүгә киттеләр. Барып җитсәләр, анда бер сыер да, савучылар да юк. Шулвакыт калкулыкта бер савучы күренде, аның: “Тиз килегез, сыерлар күбенгән!” – дип кычкырганы яңгырады. Калкулыкка күтәрелсәләр, исләре китте. Иллеләп сыер җирдә ята. Баш зоотехник хәлне тиз аңлады, машинадан үтмәс пычак табып алды да сыерлар янына йөгерде. Ә парторгка тиз генә колхоз рәисен һәм кешеләрне җыеп алып килергә кушты. Үзе ничек өлгергәндер, утыздан артык сыерның корсакларын тишеп аякка бастырды. Бары унөч сыерны гына коткара алмады. Аларын чалырга туры килде. Бу вакытта җәйләүдә ветврач та, ферма мөдире Вәкил дә юк иде.
Халык тиз җыелды. Чалынган сыерларны эшкәртергә керештеләр. Ничек күбенгән соң алар? Бу көнне көтүдә Мидхәт булган. Әлбәттә, махмырдан ат өстендә йоклап киткән. Ә сыерлар рапс яланына кергәннәр. Күпме йоклаганын үзе дә белмәгән ул. Ә уянып китсә – инде соң булган.
Ярый, чалынган сыерларны күмәкләп эшкәрттеләр. Шулвакыт Мидхәт Фәрит янына килеп: “Миңа азрак ит бирмисеңмени?” – дип сорады. Нык арып, хәлдән тайган Фәрит, соңгы көчен җыеп, аны бәреп очырды. Сыерларны күбендерүе җитмәгән, тагын үзенә ит сорап йөри! Итләрне бер урынга урнаштыргач, колхоз рәисе сакларга Фәритне калдырды, чөнки төнгә төлкеләр җыелуы бар иде. Төлке кебек кешеләр дә табылачак.
Икенче көнне иртән җәйләүдә айнып та бетмәгән ферма мөдире Вәкил күренде. Ул хәтта нәрсә булганын аңлап та бетмәде шикелле, савучыларга маллар өчен катнашазык таратты да, кайтып та китте...
Ел азагы җитте. Колхозда йомгаклау җыелышы бара. Колхозда Мидхәтнең бу эшенә дә нәтиҗә ясарга булдылар һәм аңа сүз бирделәр. Ул чыгышын болай башлады: “Өске яланга малларны алып чыктым да, үзем бер калкулыкта утырып тәмәке кабыздым, шул арада йоклап киткәнмен, уянсам, сыерлар юк, рапс яланына барсам, аларның күбесе күбенгән иде инде”.
Шулчак комбайнчы Вельямин: “Анда ник зоотехник булмаган?” – дип сорау бирде. Зоотехник ат менеп һәрбер көтүче белән көтү көтәргә тиеш дип уйлый иде, күрәсең. Аңа җавап итеп парторг: “Ярый әле зоотехник килеп җитте, югыйсә, илледән артык сыер үлә иде”, – диде.
Мидхәтнең бу эшен колхоз ярлыкады, ә зоотехникка каты шелтә бирелде. Бу сыерларның күбесен терелтеп алып калган өчендер дип уйлады Фәрит. Ә ферма мөдире белән ветеринария табибын телгә дә алмадылар.
...Мидхәт бер көнне тәмәке алам дип кибеткә керде. Анда бик зур шешәләрдә спирт сатыла иде. Үзе 45 градуслы, шешәсе 750 граммлы, ә хакы үзебездә чыккан аракыдан арзан иде. Алды Мидхәт. Берүзе бер шешәне бушатып йокларга ятты. Бу аның мәңгелеккә йокыга китүе булды. Мондый коточкыч хәлгә аракы гына гаепле булды микән?
Фуат Мусин.